Мәгъдәниева Мөзәянә Мәгъдәни кызы 1924 елның 15июлендә Сарман районы Дүсем авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 22.06.1941 – 04.12.1942 елга кадәр колхозда хисапчы булып эшли. 1942 елның 5нче декабрендә Совет Армиясе сафларына алына. Балтыйк буе фронтындагы 1291нче зенит-артиллерия полкында ПУАЗО-1 приборчысы булып хезмәт итә. 1943 елның 12 январендә ефрейтор званиясе бирелә. 1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында “Германияне җингән өчен” медале белән бүләкләнә. Туган авылына 1945 елның 20 июлендә кайта.
01.08.1945-09.02.1946 елларда колхозда үлчәүче булып эшли. 10.02.1946 елда Сарман райкомының кадрлар бүлегендә исәпкә алучы булып, 01.06.1946 – 01.01.1948 елларда райкомның секретарь ярдәмчесе булып эшли. 1948 елдан 1983 елга кадәр Сарман районының Ләшәү-Тамак мәктәбендә рус теле укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли. Эшләгән елларында читтән торып Бөгелмә Дәүләт укытучылар институтын һәм Алабуга Дәүләт педагогия институтының рус теле факультетын тәмамлаган. Тормыш иптәше Зиатдинов Миргалим Сабир улы белән 4 бала үстергәннәр. 2006 елның 13 мартында вафат.
