Закирҗанова - Гәрәева Зәйтүнә Закирҗан кызы
1923 елның 25 августында Сарман авылында туган.Сарман урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын Сарман мәктәбендә пионер вожатые булып башлый. 1942-1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Георгий Жуков” медале белән бүләкләнә. 2007 елның 12 сентябрендә Илексаз авылында вафат.