Күңел һаман сине юксына, әткәй
Әтием Тазов Василий Данилович мәктәптә физик хәзерлек дәресләрен укыта. Балалар йортында тәрбияләнеп үскән әнием белән алар Ләке мәктәбендә танышалар. Их, матур итеп яшәргә, балалар үстерегә иде! Ләкин- сугыш. Әтиемә дә аның беренче көнендә үк повестка бирелә. Өч һәм яшь ярымлык балаларын кочаклап, ул әнимнең Минзәләдән укудан кайтуын көтә. Икенче көнне – озату.
Әтиемнең әтисе дә Гражданнар сугышында хәбәрсез югалган була. Әти дә кайтмады.
Әтиебездән хатлар килә иде. Башта ул Мәскәүне саклауда булды. Аннары акрынлап - сугыш эчендә...
Менә аның 64 ел элек язылып, сакланып калган бер хатыннан өзекләр.
“Тормыш якларына килгәндә, ашау-эчү яклары бер көе. Исән булсак, өйгә кайткач, бүксә тулганчы ашарбыз әле. Сатып алырга бернәрсә юк. Москвада – карточная система. Гомүмән, өй тормышлары ифрат та сагындыра. Әллә гомер кыскарып бара инде. Сагынам Клара белән Ленарны. Константинның да хаты юк. Аның өчен дә йөрәгем бик сыза. Миңа да әкренләп барып керергә туры килер ут эченә. Шулай иттереп, гәүдәләр белән кайдадыр калырга туры килмәсә. Конечно, немец сволочьны дөньядан юк итмичә, бер кемгәдә рәхәт булмаячак. Газеталарда укый торгансыздыр ничек итеп ранен булган кызылармеецлардан, колхозчылардан издеваться итәләр, культура йортларын яндыралар. Дөньяда моннан да начар кеше ашаучылар юктыр. Килер көн, гитлер сволочь бетәр. Револция елларын, Гражданнар сугышы елларын хәтерләп, үзеңнең күңелеңне, дәртеңне күтәрерсең. Мондагы тормыш белән гражданкадагы тормышны чагыштырып булмый.
Үз өеңдә – үз көең. Хәрби тормышта салкын да юк. Кизү дә юк, төн дә юк, көн дә юк. Хәрби эш шуны сорый”.
Әтием Икенче Украина фронтында сугыша – Харьков шәһәре өчен каты бәрешләрдә.
Шушы фронтта илгә, хәрби антына тугрылыклы булып, батырлык күрсәтеп, әтием – старшина Тазов Василий Данилович һәлак була.
Менә интернеттан алынган мәгълүмат:
“В феврале 1943 года на подступах к Новой Водолаге тяжелые бои с врагом вели части 6-го гвардейского кавалерийского корпуса. Против 33-го гвардейского кавалерийского полка, который занял оборону возле хутора Булахи, выступили два полка немецкой пехоты с 25 танками, но гвардейцы стояли насмерть. Лишь два дня – 23 и 24 февраля – они отбили атаку гитлеровцев. В тех боях пал смертью храбрых политрук А.П.Воронцов. посмертно ему было присвоено звание Героя Советского Союза. Павших Советских воинов похоронили в братской могиле возле хутора Булахи”.
Интернеттан тагын бер мәглүмат:
«В сентябре 1943 года воины 8 гвардейской дивизии, 6 гвардейского кавалерийского корпуса 31 гвардейского корпуса 31 гвардейского полка принимали участие в освобождении хутора Булахи. Советские воины, погибшие в этих боях, похоронены в братской могиле в сентябре 1943 года.
В 1952 и 1964 годах в братскую могилу были перенесены останки советских воинов с одиночных могил хутора Подкопаи и колхоза имени Щорса».
Бу каберлектә әтиемнең фамилиясе дә язылган. Бу тирәдәге сугышларда 5 меңнән артык солдат башын салган.
Әтием 1943 елның 13 февралендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән булган. Ләкин ул медаль аңа тапшырылмый калган, безгә дә җибәрелмәде.
Әнием әтиемнең хатларын гомер буе саклады, кат-кат укыды. Үзен дә гомер буе көтте. Тормышын балаларына – безгә багышлады. Әтиемә булган мәхәббәте тормыш авырлыкларын җиңәргә көч биргәндер аңа.
Менә әтиемнең фотосына карыйм. Ул – нинди яшь. Исән булса аңа быел йөз яшь тулыр иде. Әтием һаман истә, күңел һаман көтә.
Клара Кузнеца.
Ләке авылы.
“Сарман” газетасы, 5 август 2015 (кыскартылып бирелде)