Наҗия апа 1930 нчы елда Мортыштамакта туа. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын Сарман мәктәбендә дәвам итә. Уку еллары сугыш чорына туры килә. “Беренчегә кергәндә барыбыз да ялан аяк иде. Суыклар башланганчы шулай ялан аяк йөрдек, аяклар “чебиләп” бетә иде. Ашарга булмаган, тоз ялап, су эчеп кенә йөргән көннәр бик күп булды. Яшьтәшләрдән гаиләләре белән кан чиреннән кырылып бетүчеләр дә булды авылда. Кәҗә сакалы җыярга Рангазар басуына кадәр арба тартып бара идек. Ашарга яраклы бер үлән дә калмады бездән. Әни алабута ипие пешерер иде, аның ачылыклары... . Әни пешермә әле шул ипине дип елаганнарым истә”,- дип искә ала ул елларны Наҗия апа. Укырга да, өйдә һәм колхозда эшләргә җитешергә кирәк була. Өченче класста укыганда тары басуында билчән утарга йөрүләре үзәгенә үтеп истә калган. “Энәләре кадап, куллар канап бетә иде”,- ди ул. “Көндез кечкенә апайларны да карыйбыз, сез инде олылар дип колхоз эшенә дә йөртә башладылар. Шулай беркөнне төнлә Рәшидә, Әнисәләр белән 6 чакрым ераклыктагы Бикәсаз басуына ягу өчен салам бурлыгына киттек. Тик бер бау саламыбызны да, колхоз рәисе күреп, фермага бушаттырды. Ул көнне кайтып керүгә өйдә чегәннәр утыра иде. Берсе, кәрт ачып, кәҗүнни йорт күренә дип, күңелгә шом салды. Акмый торган чиләккә берничә энә салып бирергә кушты. Янәсе, авылны чыккач, өшкереп, бәладән коткара. Шулай итеп соңгы су чиләгеннән дә колак кактык”,- дип искә Наҗия апа.
Сугыштан соңгы елларда авылдаш кызлары Зәйнәп, Гайнинур, Рангазар кызы Нәҗибәләр белән Пермь якларында алты ай урман кисәләр алар. “Караңгы төшкәч, кайтырга чыгабыз. Өч чакрым үткәч, бер авыл кереп, ипигә чиратка басабыз. Кибет тулы пермяк хатыннары булыр иде. Хәзер дә уйлыйм, көне буе нишләделәр микән алар, безнең белән урман да кисмәделәр бит. Чиратка кертмәсәләр, Нәҗибә аларны болгап кына ата иде. Кайткач, тимер мичне ягып җибәрәбез дә, чабаталарны киптерергә куябыз. Ипи белән кильки ашыйбыз да, төнгелеккә бер чиләк су кертеп куеп, сәндерәгә менеп ятабыз. Әле “кильки урман кисә” дип көлгән булабыз”. Наҗия апаның хәтер сандыгы бик бай. Төрле еллардагы вакыйгаларны бүгенгедәй хәтерли ул. “Боламык ягында чәчү чәчкәндә, чәчкечкә сыймаганга буразна башында калдырган 6 капчык бодай, әйләнеп килүгә югалган иде. Тарантаска утырып вәкил дә килеп җитте, бодайны таптыра башлады. Ул арада милиция дә килде. Миңа бала гына әле диеп тимәделәр, Нурҗиһан түтине авыл советына, бригадир Вагыйз абыйны Сарманга алып киттеләр. Дүртенче көнне генә чыгардылар. Чыкканда Нурҗиһан түтинең чәче ап-ак иде. Бодайны вәкил үзе урлаган булуы ачыкланды”.
Шул чорларны искә алган саен, бүгенге тормышка шөкер кылып яши Наҗия апа. Ире Мизхәт белән 56 ел гомер итәләр, 5 бала үстерәләр алар. 36 ел бергә яшәгән кайнанасын җылы сүзләр белән искә ала Наҗия апа. Хәзерге көндә улы белән килене тәрбиясендә яшәгән ана, киленен дә мактап кына тора. Озак еллар абыстай буларак авылдашларына изгелек кылган ананың улы да аның изге гамәлләрен дәвам итә. Ходай биргән гомеренең һәр мизгелен файдалы һәм матур итеп яши белгән Наҗия апа Тимербаевага сокланып туймаслык.