Сугыш ветераны Дәүләтова Камал истәлекләреннән:
“Мин Дәүлетова Камал Дәүләт кызы, 1924 нче елның 25 мартында Сарманда тудым, Сарманда үстем. 7 класс мәктәпне укып бетергәч, председатель бригадир ярдәмчесе итеп куйды. Бәләкәй генә бала идем. Атны да үзем җигәм, ләкин канат бавын тартырга аяк кына җитми, ансын инде әткәй тартып бирә. Курыкмадым бернәрсәдән дә, җаваплылыктан да, эштән дә курыкмадым, авыр эшкә дә йөрдем. Ходай тәгалә шуңа күрә мина сәламәтлекне биргәндер дә инде.
Ул вакытта әле 18 яшь тулмаган иде, Сарманга вербовщиклар килде. Хәзер барлык яшьләр, кызлар җыелдык та, әйдә вербовщикка барабыз дип сөйләштек. Минем яшь җитми, мине алмыйлар, хәзер елый-елый ялынам шул абзый кешегә, мине дә алыгыз инде, мин дә барам иптәшләр белән дип ялындым. Алды ул мине елап торгач. Шуннан Уралвагон заводына киттек. Мин шунда сварщика укыдым.
Сугыш... Сугыш башланган. Бу хәбәрне иртән торып ипи алырга дип кибеткә кергәч ишеттек.
Уралвагон заводына янган вагоннар кайта башлады, шуларны хәзер ремонтлыйбыз. Туган якка кайтасы килү теләге зур иде. Берничә кыз заводтан качтык. Кайда нинди вагон Бөгелмәгә кайта, утырабыз да китәбез. Бөгелмәгә кайтып җиттек. Анда кайтып җиткәндә минем аяклар шешкән иде инде. Бөгелмәдән сон Әлмәттә туганнарга кереп, шуларда ашап, шуннан соң җәяү урман арасыннан кайтып киттек, Мортамактан кеше күрмәсен дип су буйлап кайттык, кайтып җиткәч бәрәңге бакчасына кереп ятып, аннан соң гына өйгә кердем. Әнкәй елый, әткәй елый. Аннан соң әткәй магазинга барып бәләкәй шешә белән аракы алып кайтып, аны сыер мае белән бутап, аякларны сылады, менә шуннан соң аякка бастым.
Сугышка 1942 елның нояберендә киттем, ул вакытта карлар яуган иде инде. Мисхәт армиядән кайткан иде инде яраланып, ул безне ат белән Бөгелмәгә кадәр илтеп куйды. Без өчәү киттек Мортамактан Нурдидә, мин һәм Мөзәинә. Смотрдан соң товарный вагоннарга төяделәр, шуннан киттек Горькийга.
Сугышка эшелон белән барабыз, күрәбез шәһәрләр җимерелеп беткән бөтенләй, йортларның стеналары юк, ә кирпеч морҗалары нишләптер бөтенләй дә җимерелми. Шулай барганда вагоннар янына балалар йөгереп киләләр. Аларны күз алдына китерсәм, әле хәзердә күңел тула. Әй, мескенкәйләрем ипи юк бит. Үзебезгә дә сохари гына бирәләр бит ипи юк. Шул сохариларны аларга өләшеп бетерә идек. Сабыйлар вагонын кырында торалар иде. Кайда яшисез дип сорыйбыз, үзләренен йортлары янында землянкалар казып кергәннәр шунда яшиләр икән. Мескенкәйләрем үзләре елыйлар, узләре сөенәләр, кулларын сузып ипи көтәләр. Үзебез ач калсак калдык, ләкин бөтен сохарины аларга өләшеп бетерә идек.
Шулай иттереп Рига, Латвияга барып җиттек. Анда безгә урын әзерләп, бер ачык жирдә, чөнки станция кырында бернәрсәдә булырга тиеш түгел, тип тигез җир булырга тиеш, әрем дә үсәргә тиеш түгел. Бер генә йорт утыра иде, аны чистартырдылар, анда үлек җыя торган җир булган, аларны бушатканнар да хәзер, без шуны чистартып шунда йоклый башладык. Безнең станция – яшерен станция, тимер чыбык белән әйләндереп алынган иде. Станция яшерен булгач, безне немецлар бик белми иде.
Латышлар күбесе немецлар белән киткәннәр иде, немецлар белән дус булганнар, хәзер алар урманда качып яталар. Шуңа күрә поста тору куркыныч. Поста бит инде йөрергә кирәк мылтык тотып, ә без селкенергә дә куркабыз, ничек баскан шулай 2 сәгатъ тора идек. Тик кенә торганда аяк тавышы ишетелә, шуны гына тыңлап тора идек. Постта торганда бит бәләкәй генә әрем дә кеше булып күренә. Ул вакытны ничек үткәрергә иң куркынычы шул, чөнки сакчыларны урлыйлар, мылтыгы белән бергә юк итәләр. Калганы куркыныч түгел, атыш вакытында да, анда үзеңнең заданияңны үтәү өчен генә тырышасың, бомба төшсә үләсең. Хәрби эш вакытында куркыныч түгел, курыкмыйсын бернәрсәдән дә, чөнки анда сиңа мылтык терәп торучы юк бит, гел үзеңнең заданияң турында гына уйлыйсын. Самолетны тоткансын икән аны ычкындырмаска тырышасын, ычкынса аны зенитчиклар эләктерә алмый бит. Тревога булганда йөгереп һәрберебез үз урыныбызга утрабыз, шуннан соң без данныйларны зенитчикларга бирәбез, аннан соң прожектор шуңа яктырта. Шушы безнең данныйлар буенча һәрбер полкта үз картасы төзелә бара, ул картада һәрбер самолет бөтенләй күренеп тора. Шулай итеп сугыш беткәнчегә кадәр шушы утрауда булдым, Даугавгрива дигән утрау ул, Рига шәһәреннән ерак түгел.
Хәзер җиңу көнен «Кончилась война» дип хәбәр иттеләр. Бөтенебез сикереп тордык та кочаклаштык, елаштык. Винтовкаларыбызда күпме патрон бар шул хәтле залп биреп бетердек. Шулай иттереп җиңүне елый-елый каршыладык, үзебез сөенәбез, үзебез елыйбыз.
Сугыш бетте. Бөтенләй кайтарып җибәрә башладылар. Безнен дә кайтасы килә бит инде, 5 нче май да үтте, 10 нчы май да үтте әле безгә Приказ юк. Үзебез урынына беларус малайларын калдырганчыга кадәр безне кайтармадылар. Август аеның азагында кайтарып җибәрделәр. 1945 елның август аенда кайттым, бер айдан өч ел тула иде. Кайтып төштем әнкәй белән әткәй елый-елый каршы алдылар, аннан мунчасын яктылар, аш пешерергә салдылар. Ул вакытта аш пешергә әйберләр дә юк бит, ашарга юк, шулай иттереп әңкәй чөгендер турап аш пешерергә кереште. Әткәй безнен ул вакытта Ленин бакчасын каравыллый иде, ул Башкарма комитеттан он яздырып алды. Шул оннан умач пешердем. Бергә-бергә сөенеп аш ашадык.
Эх мин әйтәм, хәзерге тормышка әткәй белән әнкәйне генә кайтарасы иде, шушы ашлар белән, өстәлләргә әткәй белән әнкәйне кайтарып утыртасы иде. Күрмичә үлделәр шул. Әңкәй гомергә колхозда урак белән урак урды. Басулары Раңгазар янында иде. Анда тирән күлләр бар, шулар янында иде басулар. Ул вакытта бит аякка кияргә дә юк, әнкәйнең аяклары каралып бетә торган иде, мунча керергәдә кайтармыйлар.
Сугыштан соң Сарманга кайтып төшкәч тә әле мине учетка алмыйча күп интектерделәр, безгә Приказ булмаган Москвадан, Москавадан хәбәр алып, шуннан сон гына Сарман военкоматына учетка керттеләр.Яшерен станцияда пеленгатор булганга күрә мин 1968 нче елга кадәр шундагы запастагы солдат булып яшәдем. 1968 нче елга кадәр военкомат төшермәде мине үзенең учетыннан, кайда гына барсамда мин үземнең адресны калдырып китергә тиеш. Шулай иттереп мине 1968 нче елда учеттан төшерделәр һәм мин гражданский солдат булып калдым.
Сугыштан сон мин Узбекистанга чыгып киткән идем, анда минем апам мәктәп директоры, укыта иде Самаркандй өлкәсендә. Шулай итеп минем килеп җитүем булды, мине күреп тә алдылар, Райисполкомга секретарь-машинистка итеп эшкә урнаштырдылар, аннан сон мине Райкомга алдылар. Райком партиясендә эшләдем секретарь-машинистка булып. Шуннан сон Сарманга кайттым,әткәй дә, әнкәй дә чирләде. 1943 елда энем туган, мин ул вакытта сугышта идем Әткәй дә сугыш ветераны иде , Гражданнар сугышына катнашкан. Ул шунда яраланып, тыны кысыла иде. Ул шулай итеп тыны кысылып әниемнән алдарак үлде. Менә шулай итеп Сарманда яши, загадконторада эшли башладым, колхозлар белән эшләдем, итен, балын, йомыркасын да җыйдым. Шуннан сон мин Бытовойга күчтем старший диспетчер булып. Шунан пенсиягә чыктым. Брежнев оҗмахта булсын. Шул гына военныйларны күтәреп чыкты. Аныңчы сугышта катнашканмы, юкмы беркем дә белүче булмады. Шуннан соң гына әле безне санаторияларга йөртә башладылар. Һәр елны санаторийларага бара идек. 2009 елда Сталинградны күрдек. Анда немецлар елганың бер ягында, безнекеләр бер ягында сугышканнар. Сталинградта анда музейда йөрдек. Шул музейга керү белән мин эшләгән пушка тора. Пыяла эчендә сугыш кораллары тезелгән. Иң башта Сталин басып тора, аннан соң Молотов, Жуков. Әллә ничә километрга сузылган баскыч белән платформага мендек. Анда менеп карасаң аермачык бар да күренеп тора, шартлаган самолетлар да күренеп тора. Су буйлап каберлекләр, түбәнрәк баскыч белән төшкәч часовойлар тора, анда мәңгелек ут янып тора. Сталинградта бит сугыш бик көчле булды, хәтта су эчендә сугыштылар, шул хәтле алырга тырыштылар бит. Барып кына чыкмады.
Киләсе буыннарга, балаларга Аллаhы тәгалә яңадан сугышны күрсәтмәсен, без күргәннәрне күрергә язмасын аларга, бомбалар, снарядлар шартламасын, тынычлыкта яшәсеннәр. Ленин бабай әйтмешли “укысыннар да, укысыннар”, тәртипле булсыннар, тәүфыйклы булсыннар, бердәм булсыннар.
Февраль 2015 ел.