- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сугыш һәм Хезмәт ветераны Рафиков Таһир Габдрахман улы, 1927 елның 19 сентябрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында, ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала булганлыктан Таһирга тормыш итүләре җиңел булмый. 1941 елны сугыш башлану белән әтисен, олы абыйсы Әхәтне сугышка алып китәләр. Тормыш авырлыгы бөтенесе белән Таһир җилкәсенә төшә. Чират озакламый Таһирга да килеп җитә һәм аны 1944 елны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Латвия, Литва, Эстония җирләрендә авиация полкында хезмәт итә. 1945 елны сугыш беткәннән соң, армиядә хезмәт итәргә солдатлар җитмәү сәбәпле, Таһирны яңадан биш елга хезмәт итәргә калдыралар. Ул җиде елдан соң гына армия срогын тутырып исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Кайту белән Иске Кәшер МТС на эшкә урнаша, алты айлык тракторчылар курсында укый һәм гомеренең соңгы көненә кадәрле һөнәренә тугры булып кала. 1954 елны Иске Кәшер авылыннан Әминә исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр һәм дүрт ул үстерәләр. Бүгенге көндә ике уллары вафат. Рафиков Таһир Габдрахман улы бик күп җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Ул 1965 елның 15 мартында ТАССР ,Сарман районы хезмәт ияләре депутатларының Иске Кәшер авыл советына депутат булып сайлана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “СССР кораллы көчләренә 50 ел” һәм Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәте өчен тыныч тормышта алган бүләкләре: Хезмәт Кызыл байрагы ордены ( № 524072 ) , "Фидакарь хезмәт өчен" Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан , Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе медальләре , ” 9 нчы бишьеллык ударнигы “ , “ Социалистик ярыш җиңүчесе” күкрәк билгеләре, дипломнар,грамоталар белән бүләкләнә. Район комбайнчылары ярышында беренче урынны алып, ИЖ-Планета мотоциклы белән дә бүләклиләр. Ул 1981 елның 18 мартында вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.