Бәдертдинов Җәүдәт Бәдертдин улы
1925 елның 25 октябрендә Сарман авылында туган. 1943 елның 1 гыйнварендә сугышка киткән. Ленинградны азат итүдә катнашкан.
Луга шәһәрен алганда яралана госпитльдә даваланып чыкканнан соң кабат сугышка керә. 1944 елныж 15 маеннан 51 кабельле ротада связист булып хезмәт итә.
Сугыш беткәч 1948 елга кадәр Литвада урман кисә. Сугыштан кайткач, эш булмау сәбәпле, Казахстанда рудник – маслянкада шахтада эшли. Тимер тузаны гомер буе үзен сиздереп тора һәм авырудан 1998 елның 30 маенда вафат була.