- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Кафия апа Карашай Саклау авылында туган. Авылларында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Теләнче Тамакка барып, урта белем ала.
- Аякта – чабата, аннан су үтә, салкын. Чирәм чыгу белән, яланаяк йөрибез, аяклар чиләнеп. суелып – канап бетә иде. Кан чиреннән авыручылар күп булды, гаиләләре белән кырылалар иде. Мәктәпне бетерү белән (сайлау елы иде), авыл Советына секретарь итеп куйдылар. Эш шартлары авыр. Ягылмаган бүлмә, унлы лампа астында язабыз-сызабыз.
Мәктәптә укыганда ук җәмәгать эшләрендә актив катнашкан кызны тиз күреп алалар. Комсомол оешмасын җитәкләгән Кафия монда да сынатмый. Уңган кызны күрше апаларына кунакка килгән Сөлек авылы егете Наил эләктереп ала һәм эшне озакка сузмый, алып та китә.
Сөлеккә килен булып төшкәч Кафия апа фермада сыерлар сава, бозаулар карый, лаборант0учетчы булып эшли. Наил абый комбайнда эшләгәндә, аның ярдәмчесе дә булып йөри.