Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

Алар илгә Җиңү белән кайтты

Корпункт: 

“Они защищали отчий дом” проектын тормышка ашыруның йомгаклау өлеше кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән цикл дәвам итә. Чираттагы очрашуда, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган “Юнармеец” хәрби – патриотик клубы ватәнпәрвәрләре, Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән, батыр йөрәкле Габелхак Абдуллинның тормыш юлы һәм сугыш еллары хатирәләре белән музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән видеоязма аша таныштылар.

2021 елның 22 июнендә - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 97 яшь тулды

Корпункт: 

2021 елның 22 июнендә - су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Әх­мәт­җа­нов Шә­рип­җан Әх­мәт­җан улына 97 яшь тулды.

Хәтер шәме

Корпункт: 

Сарман авылы халкы, ветераннар, укучылар бердәм рәвештә Бөтенрәсәй "Хәтер шәме" акциясенә катнаштылар. Сарман райны Башкарма комитеты җитәкчесе әйткәнчә "Һәр кеше шәм яндырганда үз туганнары хакында уйлый, үз якыннарын хәтерендә барлый. Кешеләрдә бер теләк "Сугышлар кабатланмасын иде".

М.П.Девятаев батырлыгына багышланган сыйныф сәгате

Корпункт: 

Патриотик рухта тәрбияләү максатыннан укучылар өчен һәрдаим тәрбия сәгатьләре, батырлык дәресләре үткәрелеп тора. Шундый дәресләрнең берсе 9 сыйныф укучылары өчен Сарман гимназясендә татар теле укытучысы Салихова Алсу Нисбат кызы тарафыннан уздырылды. Сыйныф сәгате Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев батырлыгына багышланган иде. Укучылар Михаил Петровичның батырлыгы, аның Сарманның Мактаулы гражданины икәне турында мәгълүмат белән таныштылар.

Сарманда Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр

Корпункт: 

9 Май-иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне районыбызда бәөрәм чаралары узды.Район халкын Җиңү көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов уртаклашты һәм район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын тапшырды. Тантана кысаларында район оешмалары тарафыннан бизәлгән машиналар парады, район оешмаларының бәйрәм колонналары узды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Харисов Фатих Харис улына 100 яшь тулды

Корпункт: 

Әлеге олуг юбилей белән хөрмәтле якташыбызны район җитәкчелеге ихлас котлады.

Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг

Корпункт: 

9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 76 ел узды. Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Сарман районы Җәлил бистәсендә Бөек Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта бистә халкы һәм кунаклары, "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм педагоглары, мәктәп, хезмәт коллективлары катнашты.

Ветераннар янәшәдә яши

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне алдыннан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Мортыштамак авылы тарихы музее хезмәткәре Миләүшә Тагриф кызы Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә үткәрелгән «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты.

"Сугыш балалары" акциясе

Корпункт: 

Җиңү көне - бөек бәйрәмнәрнең берсе – аны дөньяның күп кенә илләрендә хөрмәтлиләр. Бу бәйрәм якынлашу уңаеннан Сарман районы "Җәлил гимназиясе" нең 9нчы А сыйныф укучылары "Сугыш чоры балалары" акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройларының балалары булган әбиләрдә булдылар. Балалар рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм аларны Җиңү көне белән котладылар.

Илкүләм акцияләргә кушылабыз

Корпункт: 

Сарман районы Җәлил мәктәбенең "Форпост" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар Җиңү көне уңаеннан "Җиңү тәрәзәләре" һәм "Георгий тасмасы" акцияләренә кушылдылар. Балалар мәктәп тәрәзәләрен Җиңү көне символикасы белән бизәделәр һәм поселок халкына георгий тасмалары тараттылар.