- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Патриотик рухта тәрбияләү максатыннан укучылар өчен һәрдаим тәрбия сәгатьләре, батырлык дәресләре үткәрелеп тора. Шундый дәресләрнең берсе 9 сыйныф укучылары өчен Сарман гимназясендә татар теле укытучысы Салихова Алсу Нисбат кызы тарафыннан уздырылды. Сыйныф сәгате Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев батырлыгына багышланган иде. Укучылар Михаил Петровичның батырлыгы, аның Сарманның Мактаулы гражданины икәне турында мәгълүмат белән таныштылар.