Корпункт:
Җиңү көне - бөек бәйрәмнәрнең берсе – аны дөньяның күп кенә илләрендә хөрмәтлиләр. Бу бәйрәм якынлашу уңаеннан Сарман районы "Җәлил гимназиясе" нең 9нчы А сыйныф укучылары "Сугыш чоры балалары" акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройларының балалары булган әбиләрдә булдылар. Балалар рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм аларны Җиңү көне белән котладылар.