Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
2018 елнын 29 гыйнварында Шәмәрдән авылында Ленинград блокадасына багышланган тарихи квест узды. Бу чарада Шәмәрдән лицееннан 4 команда катнашты. Уен барышында катнашучылар Морзе әлифбасы, Ленинград блокадасы батырлары белэн таныштылар, төрле башваткычлар чиштелэр. Командалар диплом белэн буләкләнделәр. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты.
Кем генә булса да, нинди генә заманда яшәсә дә, һәркем җәмгыять өчен башкарган эше-хезмәте белән бәяләнә. Тыл ветераны, 87 яшьлек Мәдинә әби Нигъмәтҗанова – Кызыл Мишә авылында туып үскән, үз туфрагында гомер кичергән, Бөек Ватан сугышы инвалиды Шәмсемөхәммәт абый белән алты бала тәрбияләп олы тормыш юлына озатканнар һәм кырык ел сатучы булып эшләгән. Ул хәзерге көндә иркен, җылы нур бөркелеп торган йортында улы Фәез белән килене Дилбәр тәрбиясендә тыныч гомер кичерә. Шәмсемөхәммәт абыйга гына сугыштан алып кайткан яралары гына тынгы бирми, аны дөньялыктан иртә алып китә.
Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясында зур югалтулар, бәлә казалар алып килгән коточкыч афәт буларак, тарих битләрендә, кешелек күңеленә уелып калган. Сугыш җиле безнең авылларны да нык өтәләгән, халыкны елаткан, каһәрләгән. Авылның һәр йортында диярлек үлем ишек каккан. Әнә күршебездз гомер иткән Әминә апа Әхмәтҗанова сугыш башланыр алдыннан гына Мингәр авылы егетенә кияүгә чыгып, ире белән бары 15 көнләп кенә яшәп кала. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли. Үзенең тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Соңрак кибетче булып эшләде.
18 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Солдат хатлары” дип аталган тематик чара үткәрделәр. Чараның максаты – балаларда патриотик хис, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларны сугыш елы хатлары, соңгы вакытта хәрби хезмәттәге авылдаш егетләрдән килгән хатлар альбомы белән таныштырдык, Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Илфат Зиннатуллинның хатларын укыдык. Балалар кызыксыну белән хатларны кычкырып укыдылар, үзләренең туганнары, күршеләре, танышлары язган хатларны таптылар.
9 нчы декабрьдә Кильдебәк мәктәбебендә бердәм рәвештә "Ватаныбыз батырлары көнен" билгеләп үттек. Авыл китапханәчесе Ләйсән апалары 6 нчы сыйныф укучыларына герой пионерлар һәм районыбызның Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында сөйләде. Тарих укытучыбыз сигезенчеләргә ерак тарихларда батыр булган Ватан уллары турында искәртте. Һәр класс җитәкчесе укучыларыбызга геройларыбыз турында мәгълүматлар ирештерде. Мондый чаралар укучыларыбызда ватанпәрвәрлек , батырларыбыз белән горурлану хисләре уята.
Бөек Ватан сугышы турындагы язмаларны, документларны укыйм, чагыштырулар ясыйм, үземчә нәтиҗәләр чыгарам. 1997 елда дөнья күргән “Хәтер китабы”нда әйтелгәнчә, Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга киткән, аларның 250меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган. Соңгы эзләнүләр буенча китерелгән саннар моннан да артып китте. М.Ш.Шәймиевның Республика халкын Бөек Җиңүнең 63 еллыгы белән котлаганда “Күпмилләтле Татарстан 700 меңнән артык ул һәм кызын фронтка озатты. Аларның яртысы диярлек туганнары янына әйләнеп кайта алмады”,- диелгән иде.
Тыл нык булмаса, фронтка ярдәм итмәсә сугышта җиңеп булмас иде. Тыл батырларының икесе белән танышып үтик- Мусина(Әхмадуллина) Кәмәрия Шәрифуллап кызы. 1919 елның 10октяберендә Саба авылында туа. Гаиләдә әниләре үлгәндә 7бала – иң олысы Кәмәриягә 17 яшь, ә иң кечесенә 7 ай була. 1936 елда типографиягә эшкә керә һәм 1976 елга кадәр шунда эшләп лаеклы ялга китә.
Шушы уңайдан районыбыз үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек ут каршында тантаналы митинг узды. Иртәнге сәгать 8гә бирегә ветераннар, Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре, Татарстан хәрби комиссариатының районара бүлеге, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, гимназия укучылары, илебезнең данлы тарихына тирән ихтирам белән караучы кешеләр килде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, геройларны илебез азатлыгы өчен барган канлы сугыш, аннан соңгы елларда зур фидакарьлек соралган хезмәт тудырган.
Сугыш- ирләр эше диләр. Спартак заманнарыннан ук килгән әлеге гыйбәрә Бөек Ватан сугышына кадәр асылда үзгәрешсез калды. 1941елның 22 июнь таңында илебездә ябырылган яу исә тырыш яшәешнең барлык кануннарын астын өскә китерде. Ватан азатлыгы өчен көрәш башлангач, хатын – кызлар да кулына корал ала. Бөк Ватан сугышы елларында армиядә хезмәт иткән хатын –кызларның саны 800 меңгә җитә, ә фронтка барырга теләүчеләр тагын да күрәк була. Нәфис затларны массакүләм рәвештә психологик яктан батырлыкка әзерләү утызынчы елларда ук башланган, билгеле.
Бөек Ватан сугышы елларында “Кызыл көрәш колхозы хезмәтчәннәре дә фронтны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керттеләр. 1941нче елда хуҗалык икегә бүленә, “Яңа Каганович” исемендәге колхоз барлыкка килә, аңа 123 гаилә керә. Колхоз председателе итеп Нәҗип Сафиуллин сайлана. 1942 елда Саба авылында тагын ике – “Гимн” һәм “Фронтовик” колхозлары оештырыла. “Кызыл көрәш” колхозы председателе итеп Хәмит Хуҗиәхмәтов була, ул хуҗалык белән 20 ел, ягъни 1962нче елга кадәр җитәкчелек итә. Авылда колхозчылар саны артса да, сугыш елларында кеше ресурслары кими.