- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Рафикова (Салихова)Корбанбикә Салих кызы Саба районы Төбәк авылында 1930 нчы елның 12 нче мартында гаиләдә алтынчы бала булып туган.”Апа-абыйларым тугач та озак яшәмәгәннәр, авырып, бер-бер артлы үлә барганнар.Миңа, корбан аенда тугач,Корбанбикә дип исем кушып карыйк дигәннәр.Әти-әнинең тормышлары зарланырлык булмады,хәлле тормышта яшәделәр.Сугыш башлангач, әти һәм әтинең энеләре сугышка киттеләр. Әтинең энеләре турында “Хәбәрсез югалды” дигән,ә әти турында “Һәлак булды” дигән хәбәрләр алдык,” - дип искә алды Корбанбикә апа.
Җиңү! Бу сүз –яу кырында илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен иң бәхетле сүз. Ә аңа бу бәхетне тоярга туры килми. “Балачагым сугыш чорына туры килгәч, гаиләдә мин бердәнбер бала булганлыктан, бөтен авырлык әни белән минем җилкәдә иде. 13-14 яшьтә Шәмәрдәнгә урман кисәргә, вагон төяргә җибәрәләр .Көнне –төнне белмичә,урак уру,җир сөрү, ындыр табагында эшләү дисеңме - барысын да эшләргә туры килде ”, - дип сөйли Корбанбикә апа.
Төбәк җидееллык мәктәбендә 4 класс белем ала кыз.Мәктәпне тәмамлагач, әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша.Төбәк авылы егете Хатип белән гаилә корып, 5 бала үстерәләр. Төбәк сөтчелек фермасында сыер савып, лаеклы ялга чыга.Лаеклы ялга чыгу белән эштән туктамый,совхозда төрле эшләрдә эшләп йөри .
Бүгенге көндә Төбәк авылында улы белән яшәп ята.Корбанбикә апа быел 86 яшен тутырды.Ялларга кызлары, кияүләре,оныклары кайтып, хәлләрен белеп торалар.