- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Кем генә булса да, нинди генә заманда яшәсә дә, һәркем җәмгыять өчен башкарган эше-хезмәте белән бәяләнә. Тыл ветераны, 87 яшьлек Мәдинә әби Нигъмәтҗанова – Кызыл Мишә авылында туып үскән, үз туфрагында гомер кичергән, Бөек Ватан сугышы инвалиды Шәмсемөхәммәт абый белән алты бала тәрбияләп олы тормыш юлына озатканнар һәм кырык ел сатучы булып эшләгән. Ул хәзерге көндә иркен, җылы нур бөркелеп торган йортында улы Фәез белән килене Дилбәр тәрбиясендә тыныч гомер кичерә. Шәмсемөхәммәт абыйга гына сугыштан алып кайткан яралары гына тынгы бирми, аны дөньялыктан иртә алып китә. – Сугыш чорында беребезгә дә җиңел булмады. 1941 елны җиденче сыйныфны тәмамлап, авылдашларым Тәскирә һәм Минҗиһан белән Казанга төзелешкә эшкә урнашкач, ике айдан сугыш башланды. Шулай итеп безгә кире авылга кайтырга туры килде, - дип башлады сүзен Мәдинә апа үткәннәрне искә төшереп. Яше җиткән ир-егетләрнең һәммәсен фронтка чакырталар. Авылда карт – карчыклар белән бала чага гына кала. Ә колхозның эш арбасына җигелеп бөтен авыр хезмәтне башкару Мәдинәләр кебек унсигез яшьлек кызларга төшә. Сугыш башланган елны игеннәрне үзләре комбайн белән урып, катлаулы молотилкада суктырып алалар. Җәй-көз айлары шулай уза. Ә декабрь аенда районнан утыз кеше Апас районына окоп казырга җибәрелә. Казанга кадәр ат арбасында, калган юлны җәяүләп үтәләр. Йомралы дигән авылда әби белән бабай яши торган дүрт почмаклы йортка утыз кешене фатирга урнаштыралар. Өлкәнрәк яшьтәгеләр – мич башында, яшьрәкләр идәндә йоклыйлар. Окоп казый торган басуга көн саен 5 км җияүләп барасы. Җан башына көнгә 600 грамлы ипи бирелә, шуның белән тукланып, көне буе кышкы салкында җир казырга кирәк. Бу авырлыкка ачлыкка түзә алмыйча качып кайтып китүчеләр дә байтак була. “Аякка олтанлы итек, өстә сырган бишмәт киеп килгәнлектән, без артык туңмадык. Ә менә шәһәр хатыннары арасында аяк-кулларын өшетеп, гарип калучылар, үлүчеләр дә булды”.- дип Мәдинә апа авыр сулап куйды. Апас районыннан кайткач, Яшел Үзән районына бер айга урман кисәргә җибәреләләр. Агачларны кызлар үзләре кисеп, метрлап турап, вагоннарга төяп җибәрү өчен әзерлиләр. Ул заманда барлык эш фронт өчен эшләнә.
Урман кисүдән кайтуга Мәдинәгә яңа хәбәр җиткерәләр: районнан 90 кеше Урал шәһәренә хәрби кораллар ясаучы заводка эшкә җибәреләчәк икән. Шулар арасында Кызыл Мишәдән Мәдинә һәм Гыйльмениса һәм Көектән Муллахмәт исемле олы яшьтәге ир кеше дә була. “Без ул чакта исән кайтырбыз дип уйламадык, үзебезне сугышка киткән кебек хис итеп, туганнар белән саубуллашып киттек”, - ди Мәдинә әби. Алар биш ел заводта эшлиләр. Сугыш беткәч тә, яңадан ике елга калдыралар кызларны. Биш ел эчендә 90 кешедән ундүрткә генә калалар алар. 1947 елда Мәдинә авылга отпускага кайта. Фронтовик Шәмсемөхәммәт белән очрашу кызның язмышын мәңгелеккә туган ягы белән бәйли. Алар өйләнешеп, иренең төп нигезендә үз гаиләләрен коралар. Мәдинә апа хезмәт юлын сатучы эшенә багышлый. Кызыл Мишэ халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Гадел һәм намуслы булганы өчен авылдашларының олы ихтирамын казана. Мәдинә әбинең хезмәт юлында бирелгән бүләкләре дә шул елларның истәлеге. Алар арасында “Татсоюз” президиумының һәм кулланучылыр кооперациясе эшчеләренең өлкә профсоюз комитетының 1951, 1967, 1969, 1970нче елларда социалистик ярышта иң югары күрсәткечкә ирешкәне өчен бирелгән Мактау грамоталары саклана. 1967 елда “Райпотребсоюз”ның Мактау китабына кертелгән. КППСның район комитеты тарафыннан бирелгән дипломнар, грамоталар да үз заманындагы тырыш хезмәте өчен. Шулай ук 1941-1945 елларда тылдагы фидакәрлеге өчен тапшырылган юбилей медальләре дә тыл ветераны өчен бик кадерле. Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Тимершык авыл җирлеге буенча 121 ветеранга медаль тапшырылган.Мәдинә әби аны күз урнында тота, хәлен белергә килүче балаларына, килен-кияүләренә, оныкларына, оныкчыкларына күрсәтә. Өлкән кешенең бу халәте аңлашыла да яшь барган саен күңел нечкәрә, ихтибардан, ихрирамнан җанга нур иңә. Мәдинә әби белән Шәмсемөхәммәт бабайның яшәү өлгесен балалары дәвам итә. Гаилә елы уңаеннан 2008 елда “Татарстан горурлыгы” республика бәйгесенең район этабында “Бердәм үрнәк гаилә” номинациясендә Тимершык авыл җирлеге буенча Нигъмәтҗановлар гаиләсе җиңүче дип табылган иде. Ул көннең истәлеге булып Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов тапшырган Диплом саклана. Авылның йөзен Нигүмәтҗановлар кебек ныклы нигезгә корылган, әби-бабайларның сабыр холкын, тыйнаклыгын яшәү үрнәге итеп алган гаиләләр бизи.
Гөлсинә Галимуллина.