- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы елларында “Кызыл көрәш колхозы хезмәтчәннәре дә фронтны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керттеләр. 1941нче елда хуҗалык икегә бүленә, “Яңа Каганович” исемендәге колхоз барлыкка килә, аңа 123 гаилә керә. Колхоз председателе итеп Нәҗип Сафиуллин сайлана. 1942 елда Саба авылында тагын ике – “Гимн” һәм “Фронтовик” колхозлары оештырыла. “Кызыл көрәш” колхозы председателе итеп Хәмит Хуҗиәхмәтов була, ул хуҗалык белән 20 ел, ягъни 1962нче елга кадәр җитәкчелек итә. Авылда колхозчылар саны артса да, сугыш елларында кеше ресурслары кими.
1940нчы елда колхозда 1409 кеше булса, сугыш башлангач, алар 859га гына кала. “Кызыл көрәш” Урал һәм Себер районнарында оборона промышленностен торгызу өчен 382 кеше җибәрелгән. Шулай итеп тылда иң авыр хезмәт хатын – кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Хуҗа Искәндәров кебек 85 яшьлек картлар көн саен кырда эшли. Сугышларга атлар да алына. Кырларны үгез, сыер җигеп эшкәртергә туры килә. Ул елларда Мәйсүфә Насыйбуллина, Шәмсебану Фатыйхова, Бари Вахитов, Габдрахман Гәлиев кебек тубал белән чәчүчеләрнең басуда аяк эзләре күп салынган. Үстерелгәнне җыйнап алучыларның да үз алдынгылары була. “Кызыл көрәш” колхозыннан Хәтирә һәм Фатыйма Шакировалар, Биби Гомәрова, Мөкәррәмә Латыйпова, Гөлбикә Гарипова, Зифа Вәлиева һәм башка бик күп хатын-кызлар көнгә яртышар гектарга якын мәйданда ашлык уралар. Ирләрдән Йосыфҗан Закиров, олы яшьтә булуына карамастан, көнгә 0,6-0,7гектар борчак чапкан.
Колхозга мәктәп укучылары якыннан торып булышкан. Районда чыккан “Колхоз байрагы” газетасының 1941нче елгы 7 ноябрь санында, мәсәлән, түбәндәге юлларны укыйбыз: “1941нче елның иген уңышын җыюда 116 укучы булышып, алар 4860 хезмәт көне эшлиләр. Гыйльманов белән Сөләйманов 100әр, Муллахмәтов белән Якупова 150шәр көннән артык колхозга булыштылар.”
Шул елларда хатын-кыз механизатор хәзерләү проблемасы да алга куела. МТС каршында тракторчылар хәзерләү курслары ачыла. Аларны Ф.Хәйруллин, Г.Гәрәева, Х.Шәяхмәтов укыта. 1941нче елда бу курсларны 28 кеше, 1943нче елда 50 кеше тәмамлый. Н.Корбанова, Н.Йосыпова, Х.Бәдретдинова, Җ.Гыйззатуллина, Мәймүнәбану Мусина, Г.Ярмиева, Ш.Сираҗиева, М.Фатыйхова, Н.Җәләлиева, сугыш башланган елны ук тракторга утыралар. “Корыч айгыр” иярләгән апалы-сеңелле Мәфрүзә һәм Маһиҗиһан Сафиналарның исеме бөтен районга билгеле була. Бу хакта Маһиҗиһан әби хәзер болай дип сөйли: -“мин җиде балалы гаиләдә үстем. Җиде –сигез яшьтән Иштимер Галие дигән байда урак урдык, эштән ай яктысында кайта идек. Ат туарырга да өлгерми идек, тагын икенче байга алып китәләр иде. Көненә 700-800 көлтә бәйләгән вакытлар күп булды. Төннәрен шул көлтәләрне җыеп чүмәләгә куя идек. Яңа заман килгәч кенә безнең газапларга чик куелды. 1932нче елда МТС каршында оештырылган курсларда укып, трокторчы правасы алгач, “Кызыл көрәш”колхозында эшләдем. Берничә ел үткәч, Лаешка шоферлыкка укырга җибәрделәр. Өч ай өйрәндек. Аннары өч ел үзебезнең колхозда шофер булып эшләдем, Миннемөхәммәт Хәбибрахманов белән Шәмәрдәнгә ашлык ташыдык...” 1933нче елда Түбән Шытсудан Саба авылына килен булып төшкән Гөлсем Ярмиеваның да тормыш юлы җиңел булмый. Ире сугышта. Шуңа күрә алты җанга әти дә әни дә булырга кирәк. Гөлсемгә 18нче номерлы көпчәкле тракторны тапшыралар. Ә аның көненә ике тапкыр подшипнигын тарттырырга гел кул белән әйләндереп кабызырга кирәк була. Әнә шундый ирләр көче соралган эшләрне башкара Гөлсем.
Хатын –кызларның сугыш елларындагы каһарманлыгы турында күпне сөйләп булыр иде. Алар үз өсләренә төшкән гаять зур бурычны зур фидакәрьлек үрнәге күрсәтеп үтәп чыгалар. “Гимн” колхозын гына алыйк. 1945нче елда биредә эшләүче барлык 212 колхозчының 144е, 22 тракторчының 15 хатын –кыз була. 1943нче елда тракторлар арасында барган социалистик ярышта, 200кг ягулыкка экономия ясап Нәкыя Корбанова җиңеп чыга һәм “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Сложный (катлаулы) молотилкада эшләү дә яшүсмерләр, хатын-кызлар җилкәсенә кала. Аның янында берьюлы 40ар кешегә әшләргә туры килә. “Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде”, -дип искә ала 37 ел фермада эшләүче Сара апа Гатиятуллина. Бригадир Ю.Закиров: “Эйдә, сеңлем, кешеләр җитми”-дип мине молотилкага җитәкләп алып төшеп китте...
“Барлык совет халкы кебек үк, Саба авылында яшәүчеләр дә җиңүне якынайту өчен фронтка ярдәм иттеләр. Томбов өлкәсеннән Феропонт Головатый үрнәгендә, Татарстан танк колоннасы төзү өчен Сабадан Хәбибрахманов белән Иванов 80шәр Корбанов белән Юнысов 65әр сум акча тапшырдылар. “Связист” танк колоннасы төзү өчен район элемтә бүлеге эшчеләре 10мең сум акча тапшырдылар. Г.Зыятдинов биргән акча 400 сум, Исмәгыйлов 300, М.Данилов,О.Насыйрова керткән сумма 200әр сум тәшкил итә.” (“Колхоз байрагы”,1943ел,7 гыйнвар).
Саба районы Казан госпитальләренә шефлык итә. Авыруларга 1943нче елның февраль аенда гына да 1,5 центнер ит, 15мендәр, 50 тартма теш порошогы җибәрелә. Сталинград азат ителгәннән соң “Кызыл көрәш” колхозы председателе Х.Хуҗиәхмәтов шәһәргә самовар һәм бер сарык бүләк итә. Колхозчылар 14 тәлинкә, 4мендәр җибәрәләр һәм 5120 сумлык заем облигацияләре сатып алалар. Дошман кулыннан азат ителә барган районнарга колхоздан барысы 19 баш сарык, 5 каз, 8 тавык, 1,5кг. май, 50ц. сөт, 50 пар оек, 1550 сум акча җибәрелә.
Райондашларыбыз фронтка чын күңелдән, үз-үзләрен аямыйча булыштылар, совет сугышчыларын дошманны тизрәк тар-мар итүгә рухландырдылар.
Саба кешеләре фронтка алынудан тыш окоп казу, урман кисү эшләренә күп җибәрелделәр. Агач әзерләү Килдебәк һәм Шәпшеңәр урманнарында, ә озату Иштуган станциясе аша барды. Бу эшкә мобилизацияләнүчеләр арасында Әминә Галиева, Таҗи Баһавиев, Галим Гәрәев, Хәкимә Шәйхетдинова, Фәрдәнә Хуҗина, Зәйнәп Гәрәева һәм башкалар бар иде. Өс киеме бик начар, тозсыз пешерелгән борчак, ясмык күмәче төп ризык була. Ул чор тормышыннан Зәйнәп Гәрәева шундый вакыйганы ачык хәтерли: “Әти миңа кирзовый итек алып бирде, аңа бөтен кеше шаккатты.Менә, әтиле кешенең аягында нинди аяк киеме диделәр. Мин аны саклап кына кидем.”
Окоп казуга җибәрелүчеләрнең өс-башы аеруча сәләмә була, еш кына аларга кеше киемен киеп китәргә туры килә. Бу гаять авыр алҗыткыч эштә Саба авылыннан бик күп кешеләр катнаша. Авылда мәшәкәтьнең иге-чиге юк. Терлекчелекне алып барырга, игенчелекне чәүчелек белән тәэмин итәргә кирәк. Барлык кирәк яракларны ат блән Казаннан ташырга туры килә. Колхоздан кайвакыт агач кайрысы төяп алып баралар, тоз төяп алып кайталар. Барганда һәм кайтканда куну урыны Күкчә урманы була. Каршыга машина очраган вакытта атның тезгенен тотып, башын шәл белән каплап куярга туры килә.
Саба халкы сугыштан соңгы авырлыкларны да түзем кичерде. Авыр еллар иде ул. Терлекчелек бик артта калды. 1946нчы елда мәсәлән, бер сыердан 502-900литр сөт савып алынды. Терлекчелекне бик нык күтәрергә кирәк иде. Шул елларда “Кызыл көрәш” колхозы председателе Х.Хуҗиәхмәтов инициативасы белән колхозга терлекләр сатып алу башлана. Хуҗалык җитәкчесе үзе бер бозау, ике сарык һәм каз тапшыра. Калган колхозчылар 6 блзау, 18 сарык, 9 кош-корт тапшыралар.
Сугыштан соң МТС та үзгәрә. Яңа техника, “С-4” комбайны сатып алына. Электор станциясе, электор белән эретеп ябыштыру агрегаты эшли башлый. Мастерскойлар зурая, кыру станогы сатып алына. 1947нче елда районда 6электор станциясе, 2 МТС (икенчесе Икшермә авылында оеша), аларда 58 трактор, 24 комбайн исәпләнә. 1950нче елда “Кызыл көрәш”колхозы локоматив сатып ала. Әкренләп иген уңышы нибары 2,46 цетнер булса 1950нче елда ул 7, 53 цетнерга җитә. 1950 нче елның 7 июлендә ВКБ(б) Үзәк комитетының “Вак колхозларны эреләндерү һәм бу эштә партия оешмаларының бурычы турында” дигән карары яктылыгында Саба авылында “Каганович” исемендәге, “Гимн”, “Фронтовик” колхозлары яңадан берләштерелә һәм “Кызыл көрәш” колхозы составына кертелә. Эреләндерелгән колхоз председателе булып Х.Хуҗиәхмәтов кала.
Колхоз хезмәтчәннәре арасында техникадан нәтиҗәле файдалану, эшнең сыйфатын яхшырту буенча социалистик ярыш киң җәелә. Ил куләмендә авыл хуҗалыгын торгызу бурычы тормышка ашырылганда “Кызыл көрәш” колхозының кешеләре, экономикасы әнә шулай була. 1958 елда аңа Урта Саба авылындагы Сталин исемендәге колхоз кушыла һәм ул 1961 елда “Карл Маркс” исемен йөртә башлый. Октябрь язмышында аның бер кечкенэ генә төбәге булган Байлар Сабасы авылының тарихы әнә шулай чагыла.
Ф.Закирова. Р.Сиразиева.
Саба урта мәктәбе укытучылары.
“Җиңү байрагы” газетасы, 27октябрь 1987 ел.