Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына мәңгелек дан!

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылаган көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Хәсән кызы Бибарцева турында искә алу урынлы булыр, мөгаен.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”

Корпункт: 

Самара өлкә балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле IXХалыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Әйдәп баручы методист Шакирҗанова Илсөяр һәм әйдәп баручы библиограф Шамилова Альбина 2 “В” сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Лилия Фидәил кызы) Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдылар.

Казанда «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция узды

Корпункт: 

2018 елның 6нчы май көннендә Казан шәһәренең Җиңү Паркында «Музыка Победы в парках и скверах» дип исемләнгән акция кысаларында сугыш елларының җырлары һәм көйләре яңгырады.

“Георгий тасмасы” акциясе

Корпункт: 

ерничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора. 3 нче майда, Лесхоз Мәдәният хезмәткәрләре урта мәктәп укучылары белән берлектә шушы акция уңаеннан ветераннарның каберендәге чардуганнарга “ Георгий лентасы”н бәйләделәр. Бу чара яшьләрне үз иле,үз теле,үз халкы, үз җире өчен горурланып һәм һәркайчан аны якларга әзер торырга өндәп,матур, кирәкле, зарур традициягә әйләнеп бара.

Мини-футбол буенча Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында МБУ ДО ДЮСШ "Олимп" ачык беренчелеге

Корпункт: 

2 май көнне Байлар Сабасы «Олимп» стадионында, мини-футбол буенча Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында МБУ ДО ДЮСШ "Олимп" ачык беренчелеге узды. 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр Арча, Әтнә, Нократ Аланы һәм Байлар Сабасынан килгән командалар арасында иң көчлеләрне сайладылар. Ярышлар ачылышын һәм бүләкләү тантанасын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире И. Р. Гарипов үткәрде. Ярышлар нәтиҗәләре: 2007-2008 елгы яшүсмерләр. 1 урын Саба 2 урын - Әтнә 3 урын Нократ Аланы

ҖӘМИЛ СОЛДАТ КӨНДӘЛЕГЕ

Корпункт: 

Биш ел буе солдат сумкасында йөргән, дәһшәтле елларны кичкән тарихи истәлек – куен дәфтәре килеп иреште. Ул – Миңгәр авылында яшәгән, 22 июльдә фронтка алынып, 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайткан батыр солдат Җәмил Шәфыйковның сугышчан көндәлеге.

Концлагерь әсиренә – бүләк

Корпункт: 

Фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алу көнендә “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рөстәм Равилин һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин Лесхозда яшәүче Фатыйма Минһаҗетдиновага бүләк тапшырды.

ФРОНТТАН СОҢГЫ ХАТ…

Корпункт: 

Бүгенге истәлек – райондашыбыз, фронтовик Каюм Салиховның өчпочмаклы хаты редакциябезгә аның оныгы – Олы Кибәче урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Измайловадан килеп иреште. Кем соң ул фронтовик Салихов? Каюм Зыятдин улы 1903 елда Олы Кибәче авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр Оет башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына алынган. 1942 нче елның 6 нчы сентябрендә К.Салиховның өенә язган соң­гы хаты килә, шуннан соң ул хәбәрсез югала. Аның турында мәгълүмат “Хәтер китабы”нда да бар.

Күрде инде газиз башлар...

Корпункт: 

Безнең балачак булмады бугай… Булса да, бик кыска иде ул. Инде 3нче сыйныфта ук ярты көн укыдык та, өйләдән соң эшкә чыктык: ясмык, тары, борчак йолыктык. Аннары әниләр янына ашлык урырга йөрдек, урак белән кулларны кисеп бетерер идек. Бишенче сыйныфка Тимершыкка барасы иде, укып булмады, чөнки әни, чабата туздырып йөрмә, әнә, эшкә чык диде. Әле әнине, сугышта кешегез юк, дип окоп казырга да җибәрделәр. Әти 1938 елда үлде, без әни, әби белән 4 бала калдык (миңа- иң олы балага 8 яшь иде).1934 елгы энем дә үлде…

«Исәнмесез, әни, туганнар...»

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Солдат хатлары» дигән сәхифәбездәге чираттагы хат Мичән якларыннан килеп иреште. Ул фронтовик Ислам Фазыл улы Фазыловныкы. И.Фазылов 1915 елда Саба районы, Иске Мичән авылында дөньяга килгән. Сугышка кадәрге елларда курше-тирә авыллар: Югары Симет, Керәнне, Бакшанды, Иске Мичән мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Белем күтәрү курсларында еш укуда булган, яшь укытучыны «хәрби өйрәнүләр»гә да гел чакыртып торганнар.