1934 нче елның 20 нче июлендә.Краснояр өлкәсе
Перов районы.Кучиха авылында туган. Ата –.Бабалары.Татарстанның.Кукмара.районы Түбән Арбаш кешеләре. Әнисе.ягыннан бабасы сәүдәгәр булган..Аларны кулак дип репрессияләгәннәр.
Авылкешеләреҗыелышҗыепбабайларыналыпкалганнар.Бабайлары гыйлем булган, никахлар укыган.Әтисе 38 нче елны Тәкәнештән Краснояр өлкәсенә договор белән китә. Башта Алтын прискасында эшли, соңрак колхоз оештыра. “Красный маяк” исеме астында колхоз председателе була.Алар 8 туган үсәләр. 3 абыйсы - Дәүләт, Сәет, Мөхәммәтгәрәй, 1 апасы ФәйрүзәКукмара районы Түбән Арбаш авылында туган. Абыйлары – Әхәт, Зиннур, сенлесе – Разия һәм Нурзида апа Краснояр өлкәсе Перов районы Кучиха авылында туганнар.
Ике абыйсы, яше тулмыйча, сугышка бармый калды. Әхәтабыйсы 13-14 яшьлек бала ат белән сука сукалаган. ЕрактаЗаёмкада кунып йөреп, атын бәйләп куйган җиреннән аты дегет чыгара торган чокырга төшеп үлгән. Шуның өчен милиция килепсыерларын алып чыгып киткән. Суд булган. Судта абыйсыакланган, киресенчә чокырларга ограда куймаучыларныгаепләгәннәр. Соңыннан Әхәт абыйсы столяр булып, Зиннурабыйсы укытучы булып эшләгән. Апасы Фәйрүзә белән сеңлесеРазия да – укытучылар. Нурзидә апа үзе телеведение хезмәткәре булган, хәзер лаеклы ялда. Сугыш вакытында Нурзида апага 8-10
яшьлек иптәшләре белән бәләкәй балаларны карарга туры килгән. “Безгә ботка пешереп китәләр иде. Башта конторада, аннан мәктәпнең бер бүлмәсендә карадык, дип сөйли ул.
Әни станокта сугыш күмәкләре тегә иде. Җитен чәчә идек. Электр юк, керосин юк. Зур российский печнең учагы. Урмандагы агач төпләреннән кисеп утын алып кайта идек. Шул ут яктысында йон җегерли идек. Судан балык сөзеп алып кайтканым хәтердә. Бер чиләк сөздек. Ач булмадык. Сугыш вакытында кычыткан ашлары ашадылар. Безнең әни помидорга хәтле утырта иде. Әнием- Әминә исемле. Бик тырыш хатын булган. Иң олы абыем тууга , басуда эшләгәндә күзенә
башак кереп, бер күзе сукырайган.Дәүләт абыем сугышта командир булган. Ул 1944 нче елны Казанда госпитальдә яткан, аның дуслары, медсестралар белән төшкән фотолары сакланып калган. Кызганычка каршы сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калганда, 1945 нче елның апрель аенда үлем турында хәбәре килде. Ул Польшада җирләнгән.
Икенче абыем - Сәет. Сугышка киткәч аның ике генә хаты килгән. Ул пленда булган. Алар 3 иптәше белән кечкенә генә пыяла табып, бер ел буе туалеттан качырга чокыр казыганнар. Аларны бик азаплаганнар, кыйнаганнар, аркалары тимгел-тимгел, ябык. Туалет аша чыккангадыр инде, аларны этлэр дэ эзләп таба алмаганнар. Алар төнлә барганнар, яктыргач ятып торганнар, шулай бара торгач помидор басуына килеп чыкканнар. Тамак туйдырганнар, әзрәк хәл кереп киткән. Бер авылга килеп чыккач, качып берничә көн бер өйне күзәткәннәр. Бер әби-бабай гына яшәгән икәнен белгәч, барып үзләренең кем икәнен аңлатканнар.Әби-бабай аларны ашаткан, юындырган, чиста киемнәркидерткәннәр. Шуннан соң фронт линиясен кичеп Кызыл Армиягә кушылганнар.АннанБелоруссиядәхәрәкәтләрендә катнашканнар.Абыем Сәеткә җиңүне каршыларга насыйп булды. Ул Татарстанга кайтып 10 еллапяшәп Кукмара районы Шепшеңәр зиратына күмелде.
Өченче абыем – Мөхәммәтгәрәй связист булган. Аның хатлары Сталинградтан килгән. Әмма ул хәбәрсез югалган. Кызганычка каршы, без аның турында башка мәгълумат белмибез”.