1924 елның 8 июлендә Саба районы Мамалай авылында туа. 7 балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. 4 класс укыган. Мәктәптән соң колхозда ат белән ашлык ташыган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. 1941-1944 елларда Кемерово хәрби заводында эшли. 1945 елда Кузбасс шәһәренә күчеп китә һәм шахтада эшли. 1948 елда Миңгәр авылы кешесе Мөhәмәтнур абый белән өйләнешкәч, хезмәт договоры төзеп берничә гаилә Баку шәhәренә китәләр. Ире балта остасы, Разия апа ипи пешерүче булып эшли. 1954 елда Бакудан кире Сабага кайталар, шифаhанәдә санитарка эшен башкара. 1955 елда Лесхозга кайтып, 1971 елга хәтле мәктәптә жыештыручы, аннары 1971-1979 елларда пенсиягә чыкканчы Лесхоз участок шифахәнәсендә санитарка булып эшли. Мөhәмәтнур абый белән 5 балалары(2 ул, 3 кыз) була, hәзерге көндә кызлары исән.
Хезмәтләре өчен “Бөек җиңүгә 50 ел”, «Бөек Җиңүгә 55 ел», «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел» медальләре, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 2002 елнын 11 апрелендә “Хезмәт ветераны” удостоверениясе тапшырыла.
2000 елдан вафатына кадәр олы кызы Сания апа тәрбиясендә гомер кичерә. 2015 елның гыйнвар аенда вафат була һәм Лесхоз бистәсе яңа зиратында җирләнә.