Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Солдат хатлары» дигән сәхифәбездә фронттан килгән хатлар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге истәлек Юлбат авыл җирлегеннән.
«Солдат хатлары» сәхифәсенә чираттагы истәлекләрне райондашыбыз – фронтовик Гаяз Гыймади улы Гыймадиевның (кайбер документларында – Гыймазетдинов Гаязетдин) оныгы – Сабада яшәүче Лилия Фәтхриеваның улы Алмаз китерде.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылаган көннәрдә, Байлар Сабасы бистәсендә бары тик бер генә сугыш ветераны гомер кичерә. Ул – Бикзянов Аркадий Васильевич. 1927нче елда Кукмара районы Үрәсбаш авылында туа. 1941нче елның 12нче маеннан 1951нче елга кадәр Германиянең Галл шәһәрендә хезмәт итә. Автоматтан атучы, укчы, хәрби машина йөртүче һәм командир вазыйфаларын башкара. Район җирлегендә кино күрсәтү үзәгендә эшли. Лаеклы ялга чыккач, 12 ел дәвамында Байлар Сабасының ветераннар Советын җитәкли. Бикзянов А.В. бик күп медаль, орден, күкрәк билгеләре иясе.
20 нче апрельдә Килдебәк авыл җирлеге башлыгы районнан килгән вәкил – Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы председателе Сунгатов Шамсун Әкбәр улы белән авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Фәләхиев Хәнәфи Фәләхи улына 11апрель көнне 92 яшь тулды.
Каримова Галиябану Галимулла кызы 1928 елның 20 мартында Саба районы, Оет авылында туган.Галиябану апалар гаиләдә 5 бала үсәләр, сугыш башланганда 13 яшьтә була. Оет башлангыч мәктәбендә 4 класс укыгач, Олы Шыңар мәктәбенә укырга килә, яулыкка китап төйнәп йөриләр. Сугыш башланган хәбәрне урамда ишетә. Бу вакытта Тимерхан абыйсы армиядә, инде кайтыр вакыты җиткән була. Әтисеннән яшереп кенә әзрәк акча сала алмассызмы, дип, хат яза. Шуннан соң бүтән хәбәре булмый, сугышка алына, кайтмый. Әтиләре гражданнар сугышында катнаша, олы яшьтә булгач сугышка бармый.
Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтэ. Чара Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырыла. Экспозиция үткәрү эстафета принцибы буенча районнан районга күчеп бара.
3 март көнне Нургалиева Тәслимә Шәйхетдин кызына 90 яшь тулды! Юбилярны бәйрәме белән якыннары, балалары һәм авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлады. Тәслимә апага Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов исеменнән котлавын һәм бүләген халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырды. Аңа ныклы сәләмәтлек, бәхет шатлык, күтәренке кәеф , якыннарының аңа карата шулай һәрвакыт ихтирамлы һәм игътибарлы булуларын теләп калдылар.
Аскарова Нәкыя Кадыйр кызы 1928 елның 2 мартында Оет авылында дөньяга килә. Гаиләдә 7 бала үсәләр, Нәкыя апа өченче бала. Ул 4 сыйныфны Оет авылындагы башлангыч мәктәптә тәмамлый, тагын 3 ел Шыңар мәктәбендә укый, 7 сыйныфны 1941 елда тәмамлый.Сугыш башлангач, әтисе һәм ике абыйсы сугышка китәләр, Гаптелхак абыйсы хәбәрсез югала, әтисе һәм Нәкыйп абыйсы исән-сау әйләнеп кайта. “ Сугыш һәрбер йортка үзенең утлы сулышын өрде...” Бу чынлап та шулай. Әле 14 яшьләре дә тулмаган үсмерләрне төрле яклап сыный ул.
5 февраль – Завод-Нырты авылында туып ускән Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкировны искэ алу көне. И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә шушы унайдан ел саен традиция буенча торле чаралар үткәрелә. Кечкенә сыйныф укучылары өчен мәктәпнең Сугышчан дан музеена экскурсиялэр оештырылды. 7 сыйныф укучылары мәктәп каршындагы И.С.Башкиров истәлегенә куелган һәйкәлнең территориясен кардан чистартып герой истәлегенә венок куйдылар. Ә 8 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләп чыгыш ясадылар.