Сугыш- ирләр эше диләр. Спартак заманнарыннан ук килгән әлеге гыйбәрә Бөек Ватан сугышына кадәр асылда үзгәрешсез калды. 1941елның 22 июнь таңында илебездә ябырылган яу исә тырыш яшәешнең барлык кануннарын астын өскә китерде. Ватан азатлыгы өчен көрәш башлангач, хатын – кызлар да кулына корал ала. Бөк Ватан сугышы елларында армиядә хезмәт иткән хатын –кызларның саны 800 меңгә җитә, ә фронтка барырга теләүчеләр тагын да күрәк була. Нәфис затларны массакүләм рәвештә психологик яктан батырлыкка әзерләү утызынчы елларда ук башланган, билгеле. “Хатын-кызларны – тракторга ”, “Хатын-кызларны –төзелешләргә”.
Фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза белән үзләре ук килгән хатын-кызлар күп була. Безнең районда хатын-кызларын аеруча күп озаткан җирлекләрнең берсе – Олы Нырты (Завод –Нырты)авылы Советы.1942 елның язында авыл Советы секретаре булып эшләгән комсосолка Бибикамилә Гәрәева да комиссариаттан чакыру ала. “Морфлотка китәрлек бу”, ди Фатыйма исемле табибә таза гәүдәле, төз буй сынлы кызның сәламәтлеген тикшергәннән соң. Шулай да ул баруында Бибикамилә апаны фронка җибәрмиләр әле. Кабат 22 яшьлек кызны сугыш башланганга бер ел дигәндә – 1942 елның 22 июнендә чакыралар һәм Кукмара хәрби комиссариатында ике төн кунгач, “вогоннарга төялергә”- дигән команда яңгырый. Ат белән озатып килгән әтисе (сугышка барыр өчен олы яшьтә була) кул болгап кала. Малая Ярославль станциясенә җиткәч, безне полкларга бүлделәр. Смоленск урманнарында безне өч ай сугыш һөнәренә өйрәттеләр, аннары тараттылар – дип искә ала ветеран. Хәрби-кыр шартларында яшәү хатын-кызларга ир-егетләргә караганда икеләтә авыр булганлыгын аңлап торасы юктыр. Б.Гәрәева әнә шундый кыенлыкларга бирешмичә, илне дошман яуларыннан чистартуга үз өлешен кертә, Янында сугышчан дусты, авылдашы Миңненур Гайфетдинова булуы да хәлен җиңеләйтә. Алар 186нчы запас полкта, снайперлар ротасында хезмәт итәләр, кулларында мылтык, автомат тотып сугыш кораллары объектларын саклыйлар, кыскасы, алгы сызык янәшәсендә гел үлем сагалаган, өстән туктаусыз бомбалар яуган, пулялар сызгырган җирдә булалар. “Мәетләр янында янәшә сузылып ятарга туры килгән вакытлар куп булды. Гел менә буген , иртәгә үтерәләр дип йөрдек исән калырмын дип уйламадым да. Кеше ай-һай, күп кырылды бит. Җир селкенә, тирә- якта ут, агачлар яна, кайда карама – яраланган, һәлак булган кешеләр, танклар яна. Бу коточкыч хәлләрне искә дә аласы килми. Әгәр исән каласымны белгән булсам, сугышта күргәннәремнең барасын да дәфтәргә язып-теркәп барган булыр идем. Хәзер күп кенә нәрсәләрне хәтерләмим. Узган ел инсульт кичергәч- бигрәк тә. Сугыш тоташ бомбалар яңгыры, коточкыч мәхшәр булып кына күз алдыма килә. Конкрет вакыйгалар инде хәтердән юылган”- дип искә ала Мәскәүдән Берлингача җәяүләп узылган утлы чакрымнары турында. Б.Гәрәева хезмәт иткән полкның юлы Украина, Белорусия, Литва, Польша җирләре аша үтә. Көнчыгыш Пруссиядә булган каты сугышларда да катнаша ул. “Кенигсберигны алган өчен” медале белән бүләкләнә.
“Бөек Ватан сугышы” ордены, Жуков медале кавалеры, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен сугыштан соң да күп кенә бүләкләргә лаек булган. Бибикамилә Гәрәева өчен хәрби хезмәт Җиңү залплары яңгыраганнан соң да Германия җирендә дәвам итә әле, 1945 елның сентябрендә генә кайта. Фронтовика ял тиеш дип тормыйлар, солдат киемен салу белән эшкә кушалар. Башта сугышка кадәрге хезмәтен дәвам итә ул, Аннары Саба урман хуҗалыгында кассир булып эшли. Гыйльметдин белән гаилә коргач, Сабага күчеп киләләр һәм Бибикамилә апа озак еллар район кулланучылар җәмгыяте системасында намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Ире Гыйльметдин белән өч бала тәрбияләп үстергән ветеран хәзерге көндә кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Быел декабрь аенда 90 яшь олы юбилее көтелгән Бибикамилә Хәбибрахман кызы бүген тормышына канәгать, бөтенләй диярлек ишетми башлаганга гына кәефе киткән көннәре була аның. Башкалар белән иркенләп сөйләшә алмау бик кыен бит. Баш очында өч елдан артык шартлаган снаряд тавышлары, колак төбендә туктаусыз пуля сызгырулары да үзенекен иткәндер. Әлеге коточкыч шом –гарасат ветеранга хаманда ишетеләдер. Саулык-сәламәтлекләрен сугыш какшаткан ветераннар безне бик начар ишетсә дә, аны без тыңлый ишетә белик, алар безне начар күрсәләр без аларны яхшырак күрик. Игътибарлы булыйк.
Ф.Мәүлитов.
“Саба таңнары” газетасы, 19июнь, 2009ел.
