- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Туган көне, ае, елы: 20.11. 1934
Туган урыны : Саба районы Олы Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.
Мәрьям апаның әтисе ягыннан булган бабасы Нигәмәтҗан 1914 нче елда булганБеренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Әбисе Сәрбиҗамал өч бала белән калган.
Шушы өч баланы ул үзе генә үстереп җиткергән. Сәрбиҗамал әбинең бер кияве, ике улы
Икенче Бөтендөнья сугышында катнашканнар. Шуларның берсе Нигәмәтҗан улы
Рәхимҗан Мәрьям апаның әтисе була. Рәхимҗан абыйны сугыш башланган елда 40
көнлек уенга чакырып алганнар.
Уен буласы җиргә барып җиткәч, әтиләренең барып җиттек дигән бер генә хаты
килгән. Шуннан соң бер хәбәре дә булмаган. Ә соңрак инде хәбәрсез югалган дигән хат
килгән.
Бу вакытта Мәрьям апага 6 яшь, аның энесе Тәфкил абыйга 3 яшь ә Гамбәр апага- 40 көн булган. Аларны үстерергә Сәрбиҗамал әби дә булышкан.
Әниләре урман кисәргә, окоп казырга киткәндә, балалар белән Сәрбиҗамал әби утыра торган булган.
Сугыш вакытында хатын-кызлар яз көне, ташу киткән, пычрак вакытларда су ерып симәнә күтәреп алып кайта торган булганнар. Симәнә күтәреп кайтканда,Мәрьям апаның әнисе безнекеләрнең җиңү яулаганын ишеткән. Ә җиңү хәбәрен үзе Мәрьям апа мәктәптә ишеткән. “Бик сөендек, шатландык. Ура!“- дип кычкырдык ди ул. Шушы хәбәрне ишеткәч, алар өметләрен өзмичә әтиләренең кайтуын көткәннәр. Ләкин Рәхимҗан абый кайтмаган.