Шәвәлиева Миннехаҗәр Галиәскәр кызы 1931 нче елның 6 нчы апрелендә Саба районы Түбән Утар авылында туа.Ул гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәйфетдинов Галиәскәр амбарда кладовщик булып эшләгән. Әнисе урак урган, көлтә бәйләгән.
8 яше тулгач, Миннехаҗәр авыл мәктәбенә укырга кергән, 4 классны шунда укыган. Ул башлангыч мәктәптә укыган чорда Бөек Ватан сугышы башланган. Абыйсы Габделфәртне сугышка алганнар,аның сугыш кырыннан 1-2 генә хаты килгән, һәм ул хәбәрсез югалган. Өлкән апасын да сугышка окоп казырга алып киткәннәр. Әтисе дә үлеп киткән. Аларның гаиләсе өчен бик авыр чор булган бу. “Алабута орлыгын сызырып җыеп, шуңа кызыл чөгендер белән бәрәңге кырып, әни каты күмәч пешереп ашата иде” - дип сөйли Хаҗәр әби. Бала гына дип тормаганннар, алар класслары белән кырда башак җыйганнар, коелган борчакны җыеп шешәгә тутырып, амбарга илтеп тапшырганнар.
5 нче сыйныфны ул хәзер Югары Утар балалар йорты урнашкан урында тулы булмаган урта мәктәптә укыган. Сугыш чыккач, анда сугыш барган урыннан балалар йортын эвакуацияләгәннәр. ТБУМ Керәнне авылына күчкән, Миннехаҗәр әби 6-7 классларны шунда укып тәмамлаган. Аннары ул счетоводлар әзерли торган курсларда укыган. Чүриле район финанс бүлегендә счетовод булып эшләгән. Аннан ул Чүриле районы “Алга” колхозына счетовод итеп күчерерлгән, анда 10 ел хезмәт куйган.
1962-67 нче елларда Миннехаҗәр әби Шәмәрдән сельпосының Т.Утар бүлегендә кибет мөдире булып эшли. 1967 нче елдан 1987 нче елга кадәр Югары Утар балалар йортында санитарка булып хезмәт куя. Шуннан ул лаеклы ялга китә.
1954 нче елда шул ук авыл егете Шәвәлиев Кави белән гаилә корып җибәргәннәр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Миннехаҗәр әби улы Хәмит, килене Мәүлидә тәрбиясендә яши. Бүгенге тормыштан ул бик канәгать.