- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Биография.
Мин, Вагыйзов Хаҗип Вагыйз улы, 1930 нчы елның 25 нче апрелендә Саба районы Туктар авылында дөньяга килдем.
1938 нче елда Туктар башлангыч мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Җиде класс бетергәннэн соң, ФЗУ һөнәргә өйрәтү учреждениесенә мәҗбүри укырга китәсе булсам да, Сабадагы Райпромкомбинат безне алып калды, шунда өч ел столяр булып эшләдем.
1950 нче елларга кадәр Туктар колхозында төрле эшче булып эшләдем.
1950 нче елның 4 нче октябреннән 1954 елның 4 нче ноябренә кадәр Совет Армиясе сафларында Германиядә хезмәт иттем.
Армиядән кайтып, ике ел уткәч, 1956 нчы елда, Туктар авылы кызы Мөхтәрова Фирая Гафият кызына өйләндем. Бер-бер артлы дүрт бала алып кайтып, тәрбияләп устердек.
Олы кызыбыз Хәбибуллина (Вагыйзова) Фирдәвес Хаҗип кызы (1957 елгы) хәзерге вакытта пенсиядә. Аннан кечесе Сабирова (Вагыйзова) Диләфрүз Хаҗип кызы (1959 елгы) пенсиядә, ләкин Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Улыбыз Вагыйзов Мөнип Хаҗип улы (1961 елгы) хәзерге вакытта зарарлы шартларда эшләве аркасында пенсиядә. Кече улыбыз Вагыйзов Рәсим Хаҗип улы (1964 елгы) “Әллүки” балалар бакчасында слесарь булып эшли.
Бүгенгесе көнгә 8 оныгым, 9 оныкчыгым бар.
Бөек Ватан сугышы мин икенче класста укыганда башланды. Каникул вакыты иде. Әти сугышка китте, әни һәм энекәш белән калдык. Колхозда эшләдек, тырма тарттык, үгезләр җиктек, басудан
көлтәләр ташыдык, печән йолкыдык, басудан ашлык көлтәсен ташып, кибәккә өя идек. Колхозда безгэ эшлисе булды.
Сугыш беткәнен бик яхшы хәтерлим. 7 нче класста Килдебәк мәктәбендә укыган вакыт. Дәресләр булмый диделәр. Без Килдебәктән Туктарга кадәр яңалыкны әйтергә йөгереп төштек. Әтиебез сугыштан исән-имин кайтты.
Бер исемдә калган кызык та, кызганыч та вакыйга калды. Кечкенә вакытта минем эчем авырта иде. Медпунктка Килдебәккә җибәрделәр. Минем каршыма авыл советы һәм колхоз председательләре очрадылар. Кая баруым белән кызыксындылар. Мин үземнең кая барганымны әйттем. Авыл советы председателе ике аягыма басты да, ике колагымнан тартты. Беттеме инде авыртуың, беркая да бармыйсыңмы инде дип, мине авырткан килеш кире кайтарып җибәрделәр, чөнки колхозга чыгып тырма тартырга кирэк бит, эшчеләр юк вакыт, эшчелэр кирәк иде.
Балаларыбыз барысы да үз тормышлары белән. Минем тормыш иптәшем Фирая 2004 елның 4 маенда үлде. Дүрт ел берүзем яшәдем. Күршедә гаиләсе белән олы улым Мөнип яши. Бераз алар ярдәм иттеләр.
Хэзерге вакытта оныклар (олы кызымның олы улы) һәм оныкчыклар (оныкчыгым хатыны һәм ике баласы) белән яшим.
Балалар, оныклар килеп, кайтып, хәлләремне белеп торалар.