Сабада гомер-гомергә тырыш халык яши. Җәләлетдин белән Бибигазизәләр гаиләсе дә үз тырышлыклары белән яшәүчеләр рәтендә булалар. Йорт җирләре дә кешенекенә караганда ныклы, күркәм була.
Алар гаиләсендә 1 сентябрь көнне, 1920 елны кызлары Нәфисә туа.
1928 нче елны Саба мәтәбендә белем ала башлый. Авыр еллар була бу вакытта. Сез кулак дип йортларын тартып алалар. Ишле гаилә кечкенә генә мал өендә торып кала. Нәфисә тырыш, үҗәт бала була. Мәктәпкә йөреп 3 класс белем ала. Семьяны туйдыру өчен 10 яшендә колхозда эшли башлый. Басуда урак уралар, чүп утыйлар. Бала дип тормыйлар, авыр эшләр дә алар җилкәсенә төшә.
Сугыш башланганда аңа 13 яшь булган. Әтиләрен сугышка озаталар. Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады, дип искә ала Нәфисә әби. “Бәхетле балачак” төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә булган.
1942 нче елның кышында 3 айга окоп казырга җибәрәләр.
Нәфисә тырышлыгын җыеп Зәйдә курсларда белем ала,аннары Биектау районы Усад авылында трактористлыкка укый. 1943 нче елны Тимершык колхозында тракторист булып эшли башлый. Ә 1944 елны Саба колхозына тракторда эшләргә күчерәләр.
Кичләрен фронтка дип оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Шул елны Нәфисә әби Саба егете Гилметдингә кияүгә чыга. Алар ире белән 2 малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәфисә әби колхозда төрле эшләрдә эшли. Балалары да намуслы тырыш, эшчән булып үсәләр. Илгә тугрылыклы хезмәт итәләр. Ләкин 18 яшендә кызы авырып үлеп китә. Бүгенге көндә инде ике малае да вафат. Сугыш чоры баласы, тыл ветераны үткән гомере хатирәләре белән яши.
Хөрмәтле әбиебез һәр таңның кояшлы, нурлы булып атуын, тынычлыкта сау сәламәт булып яшәвебезне тели. Хәзерге көндә Нәфисә әби килене Зенфира апа һәм оныгы Рөстәм һәм аның тормыш иптәше Гүзәл Вәлиевалар гаиләсендә кадерле әби булып гомер кичерә.