1932 нче елның 10 нчы августында Актаныш районының Чиллек авылында туа. Гаиләдә 11 бала арасыннан иң олысы була.Ләкин барлык балалар да кечкенә вакытта ук төрле авырулардан үлгәннәр, Асилә генә исән кала һәм бүгенге көнгә кадәр исән.Якын тирәдә туганнары булмагач, Асиләгә бик авыр була. Черек бәрәңге, алабута, ат кузгалагы ашап яшәү өчен көрәш алып бара. 19 яшьлек кыз 1949 нчы елда Асбест химлесхозына эшкә урнаша.1951 нче елда Черноарск агач эшкәртү заводына эшкә күчә. 1955-1956 нчы елларда Крупская исемендәге " Сталинуголь" трестында шахтада эшли. Шул елларда Саба яклары кешесе Фәсхиев Нуретдин Фәсхи улы белән гаилә коралар. 1957нче елда олы балалары Альберт дөньяга килә.1960 нчы елда бу яшь гаилә Ике Басу Арташ авылына күченеп кайта һәм Асилә Икшермә совхозына бозаулар караучы булып эшкә урнаша. 1961 нче елда икенче балалары Вәсимә дөньяга килә, шуннан соң бу гаиләнең тагын 3 балалары туа: Нәсимә, Рәсимә, Илфат. Асилә Хөсниева кечкенәдән үк сәләтле бала була. Шигырьләр яза, авылда үтүче төрле чараларга сценарийлар төзи. Авыл клубының еш кунагына әверелә. Кечкенәдән бик күп авырлыклар күргән апа эштә дә, тормышта да тырышып хезмәт куеп, 1985 нче елда лаеклы ялга чыга. Тыныч кына гомер иткәндә, 1993 нче елда ирен соңгы юлга озата. Кайгы артыннан кайгыны күп күрә. Казанда яшәүче улының хәтере китеп авырый башлый. Асилә апа өчен бу бик авыр сынау була, ләкин аның калган балалары әниләренә бик нык ярдәм итеп торалар. Хәзер инде ветеран үз-үзен карый алмый, балаларының ярдәменә мохтаҗ. Ул Икшермәдә яшәүче кызы гаиләсендә гомер кичерә.