Туган көне, ае, елы: 09.05. 1941
Туган урыны: Саба районы ОлыНырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы УртаНырты авылы.ГазизуллинаТәгъзимәШәмсимөхәмәд кызы Шәмсимөхәмәдһәм Маһиҗиһан гаиләсендә бишенчебала булып дөньяга килә. Әтисесугышның беренче көннәреннән үксугышка алынган. Әтисе киткәндә Тәгъзимә апа 43 көнлек бала булып кала. Әниләренә биш бала, олысына - 9 яшь, кечкенәсенә 43 көн генә булган балалар авыр йөк булып - Мин 4 яшькә җиткәч,тормыш-яшәеш ничек авыр булуын аңлый башладым - дип күз яшьләре белән искә ала Тәгъзимә апа. Әниләре иртә таңнан колхоз басуына китеп ,караңгы булгач кына өйгә кайта.Абыйлары да каникул чорында колхоз эшендә эшлиләр.Черек бәрәңгедән әниләре күмәч пешергән, яз җиткәч кырларда нинди үлән үсә
шуларны җыеп тамак туйдырганнар.
Әтиләре 1948 елда гына сугыштан кайта. Ул вакытта Тәгъзимә апага 7 яшь була.Укырга 9 яшьтә генә керергә насыйп була. Тугызынчы класска кереп укырга
мөмкинчелек булмый Һәм колхозга эшкә урнаша. Урта Нырты авылы егетенә тормышка чыгып, балалар үстереп,хәзерге вакытта шул авылда гомер итеп ята.
“Илләребез тыныч, тормышларыбыз зарланырлык түгел, хөкүмәтебез пенсияләр биреп тора. Теге елларда күргән авырлыкларны бүтән күрергә язмасын.” дигән
теләкләрдә Тәгъзимә апа.