Хирданова Әминә Гыйләжетдин кызы 1927 нче елның 5 нче февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында урта хәлле гаиләдә туа. Әти әнисе, ике апасы,дүрт абыйсы бу төпчек кызны бик яраталар. Мәктәпкә әйбәт билгеләргә генә укый,бигрәк тә арифметиканы үз итә Әминә. Күпме күргән әтиләренең үлеп китүе аркасында ул бары тик дүрт кенә ел укып кала. Аннары бу хәсрәткә әнисен югалтуиачысы да килеп кушыла. Ярый әле бу үсмер кызны туганнары үз канаты астына ала.
Сугыш башлану хәбәрен авыл советы рәисе җыелыш җыеп әйтә. Кызның сугышка бер бер артлы абыйлары Гыйләжетдинов Гарафетдин, Низаметдин, Нуретдин,Җәләлетдин дә алына. Ятимә Әминәгә буыннары ныгып җиткәнче үк өлкәннәр белән уракка төшәргә,урман кисәргә һәм башка авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Кызның балачагы ятимлеккә узган булса, яшьлек елларын сугыш “урлый”. Җиңү таңын ул җиткән кыз булып каршылый. Бу хәбәрне авылдашы Вәлиуллина Нәгыймәдән ишетә. Яу кырыннан берән-сәрән кайтучы фронтовиклар арасында аның сөйгәне Габрахман да була. Ике яшь йөрәк бергә кавышып,тормыш йөген бергә җигелептарта башлыйлар. Бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Әммә Габдрахманның гына сугыштан алып кайткан яралары үзен сиздерә. Ул,күпме генә дәваланса да,терелә алмыйча, яшьли гүр иясе була. Бу авырлык тагын Әминә җилкәсенә төшә. Тормышны алып барасы,балаларны аякка бастырасы....Сынмый,сыгылмый хатын. Тау хәтле авырлыкларны иңнәренә күтәрә дә бөтен күңелен эшкә биреп түзә. Күңеленнән бервакытта да Аллаһы Тәлаләгә булган ышанычын югалтмый.
Озак еллар “Саба совхозы” на караган умартачылыкта эшли. 10 елдан артык хуҗалыклардан сөт җыя.
Аллаһ тарафыннан бирелгән гомерең башта үз балаларын, аннары соң оныкларын, хәзер оныкчыкларын тәрбияләүгә багышлаган Әминә Хирдановага 90 яшь. “Илләребез тыныч, җитәкчеләребез шәфкать –миһербанлы булсын, кабат сугышлар ятмасын”-дип тели ул.