Туган көне,ае, елы: 8 6 1942
Туган урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.
Галимов Гаптелбәр Әхмәтвәли улы 1942 елның 8 нче июнендә Саба районы Олы Нырты авылында туа.Әтисе Әхмәтвәли сугышка алына һәм труд Армиядә хезмәт итә. 1949 елда гына авылга кайта һәм шахтага эшкә китә. Аннан кайтып,авылда совхозда төрле эшләрдә эшли. Гаптелбәр абый 1950 елны укырга керә. 4 классны бетергәч,төнге сменаларда ат көтә. 7 классны бетергәч ат җигеп
эшли башлый. 1958 елны плугар булып эшли. Икшермә совхозы оешкач механизаторлыкка укырга китә. Пенсиягә чыкканчы механизатор булып эшли.