Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның мартында Йосыф-Алан авылыннан Кәшиф абый Саттаров та фронтка китә. Өйдә тормыш иптәше Мәймүнә апа 4 бала белән торып кала. Олы улы Фрунзега -16, кечесе Җәүдәткә 7 яшь була. Мәймүнә апа балалары белән иреннән, дошманнарны тизерәк җиңеп кайтуын теләп, көн дә хат көтә. Ә Кәшиф абый язмый да язмый. Ниһаять, килә хат. Шушы юанычыннан йөрәге каканда Мәймүнә апа эчендә тагын нәрсәнеңдер тибеп куйганлыгын тоеп ала. Күңеле дөрес сизенә:ул – авырлы. Бишенче баласы үзенең барлыгын хәбәр итә. Нишләргә?
«Аллаһы Тәгаләдән изге гомер бир, башларыма зиһен бир», - дип сорадым. Ходай ялваруларымны ишетте, гомерен дә, зиһенен дә бирде», - ди Миңгәр авылында яшәүче Бибиниса әби.
22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Яу кырында ятып калганнарны искә алу көне. Моннан 73 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар – бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Җиңү таңын китергән сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез.
21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.
Быелгы 21 июнь — Хәтер һәм кайгы көне Кызыл Мишә авылында тарихи вакыйга белән истә калачак. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә яңа обелиск ачу тантанасы булды. Обелиск төзү эшен эшмәкәр Марсель Вәлимөхәммәтов башлап йөреп, спонсорлар ярдәме белән төзелде. Әлеге тарихи вакыйганы авыл халкы зур шатлану белән кабул итеп, бу саваплы эшне оештырып, башкарып чыккан кешеләргә ихлас рәхмәтләр белдерделәр. Соңыннан «Хәтер» шәме акциясенә кушылып, илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр куелды.
21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.
Елдан-ел күңел яралары кабат кузгала, болай да әрнүдән туктамаган йөрәк чәнчи башлый. Без – сугыш фаҗигасен авылга кулсыз-аяксыз кайткан фронтовикларны күреп аңлаган буын. Унтугыз яшьлек Шәйхелислам абыйны ике күзсез һәм ике кулсыз хәлдә кайтаргач, Эзмәнең бар халкы өнсез калган иде. Әнисе Мәргүбә җиңеләйде, саташып сөйләшә торганга әйләнде. Җиңү килгәч, исән калганнар кайта башлады. Безнекеләр дә кайтыр, дигән өмет яңарды. Балалар урамда уйнасалар да, күзләре юлда булды.
Күршеләрнең капкасына карыйм, Аңа кызыл такта кагылган. Ә эченә ап-ак буяу белән Менә шундый сүзләр язылган: “Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши”. Ул ветеран инде күптән вафат, Кызыл гына уңмаган. Йолдызы да һәрчак балкып тора, Матурлыгын һаман җуймаган: “Ветераннар безнең күңелләрдә яши”. Гүзәл Габдраманова. Сатыш авылы
Сугышлардагы батырлыклар яки фидакарь хезмәт өчен бирелгән орден-медальләр соңгы берничә дистә елда контрабанда товарына әйләнде.