Муса Шәрипович Теләче районы (элеккеге Саба районы) Түбән Саурыш авылында 1926 нчы елның 12 нче маенда туа. Башлангыч белемне туган авылы Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә ала, күрше Төбәк авылы мәктәбенә йөреп 7 сыйныф тәмамлый. Тормышлары авыр. Гаиләдә 15 бала. Ачлы-туклы яшәргә туры килә. Нәрсә туры килсә шуны ашаган алар: кычыткан, кузгалак, алабута кебек үсемлекләр белән җан асраганнар. Кияргә кием, ашарга икмәк юк, хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар. Менә шул сәбәпле укуын башка дәвам итә алмый Муса абый, колхоз эшендә катнаша башлый. Зурлар белән басуга тырма тырмаларга йөри, ә кичләрен малайлар белән бергәләп колхоз атларын сакларга бара.Тормышлар шулай акрын гына үз көенә барганда , авылга шомлы хәбәр килә. Сугыш башланган...
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы бу сүз! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпмебаланы ятим иткән , аналарны тол калдырган..
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырган, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алган, күпләрне туган туфрагыннан аерган, язмышларны җимергән.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.
Безнең Олы Мишә авылы җирлегеннән 268 кеше сугышка киткән.Шуларның 36- сы утны-суны кичеп, зур җиңүләр яулап, Туган авылларына әйләнеп кайткан.
Олы Мишә авылыннан - 65 кеше, Олы Саурыш авылыннан-75 кеше, Түбән Саурыш авылыннан-68 кеше, Җәнәй авылыннан - 23 кеше ил азатлыгы өчен барган сугышта батырларча һәлак булганнар. Хәзергесе вакытта Олы Мишә авылы җирлегендә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шулар арасында минем якташым, авылдашым, утны –суны кичкән ветеран Муса абый Шәрипов та бар...
1943 елның көзендә Муса Шариповны хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә.
Сослангирның запас частендә 6 ай снайпер булырга өйрәткәннән соң, мыек чыгарга да өлгермәгән егетләрне фронтка озаталар. Сугышка алынганда Муса абый Шәриповка 18 яшь тулып киткән була.
“Без кергәндә совет гаскәрләре, чигенүдән туктап, фашистларны куып барган вакытлар иде ,”- дип сөйли Муса абый. Беренче Балтыйк буе, 1 нче, 2 нче, 3 нче Белоруссия фронты хәрбиләре көче белән Бобруйск, Минск, Могилев шәһәрләре азат ителгән хәл иткеч көннәр була бу. Дошманны җиңеп, алга барабыз дигән дәрт белән һөҗүмгә ыргыла солдатлар. Шулар арасында безнең Муса абый да бар. Ләкин сугыш, сугыш инде ул, әле генә синең янәшәңдә атлаган иптәшең яу кырында мәңгелеккә калырга мөмкин.
Могилев шәһәре янында барган һөҗүмнәрнең берсендә курше взводтагыларга көндезге аш иткәндә, ачыклыкка килеп чыккан Муса абыйга дошман пулясы эләгә.
“Авыртудан түзә алмаслык булып эчем яна башлады, шаулап үсеп утырган арышлар арасына аудым да, селкенергә куркып, бик озак яттым. Күпме ятканмындыр, белмим, кузләрне йокы баса башлады,” – бу сүзләрне сөйләгәндә тавышы калтырый ветеранның, кузләренә яшьләр җыела.
Әмма курәсең, Ходай биргән гомере бетмәгәндер, каяндыр көч табып, уянып китә ул. “Монда ятсам,иптәшләр эзләп таба алмаслар, арышлар арасыннан мине курмәсләр,” – дип уйлап, шуыша-шуыша санчастька барып җитә. Яралы солдатны Чиләбе өлкәсендәге госпитальгә озаталар.
Дошман пулясы аркылы тишеп чыкканлыктан, катлаулы операция ясап, эчәкләренең зарарланган өлешен кисеп алырга туры килә табибларга. 6 ай госпитальдә дәваланганнан соң, туган авылына кайтаралар, Муса абыйны.
Бераздан кабат барырга туры килә хәрби хезмәткә. Бу юлы запас полкка эләгеп, сугыштан калган хәрәбәләрне торгызу эшләрендә катнаша ул.
Туган авылы Түбән Саурышка әйләнеп кайтуга ук, Икшермә авылына механизаторлар курсына укырга керә. Курслар тәмалангач та колхозга эшкә урнашып, 41 ел тракторда намус белән хезмәт куя, исеме мактау тактасыннан төшми. Күрше авыл кызы Миннехәят апа (ул инде мәрхүмә) белән 3 малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Бүген 88 яшен тутырган ил агасы, утны-суны кичкән ветеран карт, улы Таһир һәм килене Мингаләм гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.
Муса Шәрипов ел саен укучылар белән очрашуларга килә.Ул атлаган саен аның орден-медальләре чыңлый.”Фронтовик”, “Георгий Жуков”,”Отечественная война”,”Бөек Җиңүгә 50 ел”,”Бөек Җиңүгә 60 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” кебек орден-медальләр аның күкрәген бизи. Кызганычка каршы, бүгенгесе көнгә кадәр аның бөтен орден-медальләре дә сакланмаган.
Һәр ел саен 9 май җиткәч, күңелләрне ниндидер бер сагыш , моң баса. Ветераннар күзендә яшь бөртекләре җемелди, ә күкрәкләрендә орден-медальләр чыңлый. Бу медальләр чыңы ерак тарихыбызга барып тоташа, гүя ул көннәрне онытмаска һәм уяу булырга чакыра кебек.
Елдан-ел бу кадерле ветераннарыбыз сафы сирәгәя бара. Без яшь буын сугыш дигән бу коточкыч сүзне бары тик ишетеп кенә, кинолар карап кына беләбез. Бу бәхетле, азат тормыш яулап биргәннәре өчен без алар алдында баш иябез, алар белән чиксез горурланабыз.