1904 елда Саба районы Сабай авылында туган. Аларның гаиләсе 1907-1913 елларда Югары Симет авылында яши, әтиләре лесник булып эшли. Габдулла башлангыч белемне шунда ала. 1913-1917 елларда Сабай авылында яшиләр. Сатыш авылында ачылган мәктәпне 1918-1919 елларда тәмамлый.
Габдулла 1920елны Сабабаш, Килдебәк авылларында зурларны укыту буенча леквидатор булып эшли. 1921-1924 елларда Сабай авылында секретарь, 1924-1929 елларда Сатыш волосе писаре, 1929-1930елларда Волость хисапчысы, 1930-1931елларда бкхгалтер(РАЙФО) 1931-1941елларда заготконтора бухгалтеры.
Бөек Ватан сугышына беренче көннәрдә үк китә. 1942 елның февралендә Ленинград фронтында һәлак була. Аның ике баласы кала. Габдулла Мәҗитов Старый Руссоның Навого авылы янындагы туганнар каберлегенә күмелгән.