Димухаметова Разия Димөхәммәт кызы, 1932 нче елның 3 нче мартында Татарстан РеспубликасыСаба районы Татар Икшермәсеавылында туган.
Җиңү көнен якынайту өчен авылда калган яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләр барысын да эшлиләр. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп басуларда печән чабалар, урак уралар. Көзләрен ашлыкларны чистартып амбарларга салалар, ә аннары атларга төяп, атлар җитешмәгәндә үзләре тартып, дәүләткә икмәк тапшырганнар. Әмма аларны бер нәрсә - уртак максат берләштергән, сугышта җиңүгә үз көчеңне кертү, җиңүне тизләтү.
“Әти сугышның беренче көненнән сугышка китте. Без әни белән ике кыз калдык, сеңлем Саниягә 2 яшь иде. 1942-1947 елларда әниләр белән басуга тирес түктек, атларга ашатырга булмагач, яз көне кар бетүгә яланаяк урманга менеп курпы җыя идек. Хәлсез булгач атларны таганга астылар. 1945 елга кадәр акбаш, кузгалак, кычыткан чыкканын көтеп басуда йөри идек. Кычытканнарны саклап үстердек. Айга бер тапкыр 3 кг солы көрпәсе бирәләр иде.
Сугыш вакытлары бик авыр булды. Ачлы-туклы яшәдек. Төрле авырулар чыгып кешеләр үлә иде. Үстергән барлык икмәкне сугышка жибәрә идек, үзебез кычыткан ашадык,”- дип искә алды Разия апа үзенең бала чагын.
Сугыштан соң колхоз торгызуда эшли, фермада атлар, сарыклар карый, сыерлар сава. Икшермә совхозында төрле эшләрдә эшләп 1987 нче елны пенсиягә чыга. Бүгенге көндә сеңелесе Сания апа белән Татар Икшермәсендә гомер кичерәләр.