Тыл нык булмаса, фронтка ярдәм итмәсә сугышта җиңеп булмас иде. Тыл батырларының икесе белән танышып үтик- Мусина(Әхмадуллина) Кәмәрия Шәрифуллап кызы. 1919 елның 10октяберендә Саба авылында туа. Гаиләдә әниләре үлгәндә 7бала – иң олысы Кәмәриягә 17 яшь, ә иң кечесенә 7 ай була. 1936 елда типографиягә эшкә керә һәм 1976 елга кадәр шунда эшләп лаеклы ялга китә.
Сугыш башлангач, 1941 елның октябрь аенда, Апаска “окоп казырга җибәрәләр¸анда язга кадәр эшлиләр. Документларда ул эш “окоп казу” дип түгел, ә “Казанский обвод” дип атала. Татарча “Казан каймасы”. 13 октябрьдә Дәүләт Саклану Комитеты Идел буе шәһәрләрендә саклану корылмалары төзү турында карар чыгара. Ил буенча тылда 10мең чакрым корылмалары, 70 мең дзот, 27 мең землянка төзү бурычы куелган. Казанны саклау корылмалары төзү турында кечерәк саннар белән шундый ук карар Татарстан Совнархозы тарафыннан 23 октябрьдә кабул ителә. Районнарга җибәрелгән телеграммада (1941 ел, 24 октябрь) болай дип язылган: “...Кешеләрне кышкы шартларга яраклы итеп киендерергә, һәркем кашык, кружка кечкенә казан, яки кәстрүл булсын... Һәрбер кешегә берәр көрәк, 10 кешегә бер лом, биш кешегә бер кәйлә... Үтәү срогы бер тәүлек. Төзелеш эшләрен 27 октябрьдә башларга”
Шәмәрдәннән Столыпин вагоннарына төялеп Свияжскийга поезд белән, ә Свияжскийдан Апаска кадәр, тимер көрәкләр, азык-төлекләрен күтәреп, сәләмә өс-баш белән җәяү баралар. Апас районы Старые Йомралы авылында 30кв. метрлы өйдә 28 кеше торалар. 40-45 градуслы суыкларда траншеялар -10 метр киңлектә тирәнлеге 4-5 метр булган “окоп” казыйлар. Әнинең сөйләгәннәре балачактан күңелгә кереп калган. “Иртәнге эңгер-меңгердә салкыннар, авыр эштән каткан сөякләрне чак-чак язып, бик саклап кына кичтән калдырылган ипи кисәген чеметкәләп, авылдан читтә урнашкан траншеяларга барабыз. Бару-кайту һәркөнне 8-9 км.га җыела. Көне буе җир казып, ватып кичтән бераз йомшарып калган җир төнге суыкта тагы казымаслык каткан була, туң сәгатьләп аска төшә. Ач, сәләмә киемнәрдән тырышып –тырмашып норманы үтәргә тырышабыз. Норма үтәлмәсә тиешле ипине ала алмыйсың. Ул елны кыш бик зәһәр килде, суыклар -40, -45 градуска җитте Караңгы төшкәч кемнеңдер салкын мунчасына, кемнеңдер салкын өй идәненә кайтып егылабыз.” “Казан каймасы” төзелеше Республика прокуратурасы һәм НКВД күзәтчелегендә була. Эштән тайпылганнарны 58 статья белән 10елга төрмәгә җибәргәннәр. 1942 елның 11 февралендә “окоп казу” эшләре тәмамлана.
Кайткач тепографиядә эшен дәвам итә: көндез борчак чабалар, ындырга ашлык сугарга йөриләр, ә кич һәм төннәрен 10лы лампа яктысында газета, хәрби сводка, бюллетеньнар чыгарырга хәреф чүпләгәннәр. Сугыш вакытында күп мәртәбәләр донор була.
Язмабызның икенче герое – Ибрагимова Мәгүзә Мөбәрәкша кызы. 1920елның 13 мартында Саба авылында, туа. Әтисе башта беренче бөтендөнья, аннары гражданнар сугышында катнаша һәм 1920елда үлеп китә. Сугыш башланганда Саба авылы советы каршындагы библиотекада, аңарчы “Кызыл көрәш”колхозында төрле эштә эшли. Авыл советы секретаре сугышка алынгач, 3 класс белемле Мәгүзәне авыл советы секретаре итеп куялар. Ирен сугышка озатканнан соң, Апас районына окоп казырга җибәрәләр.
1942 елның язында, кайтканнан соң секретарь эшен дәвам итә. Эвокуацияләнгән яшь балалы семяларны, килгән солдатларны урнаштыру, налог җыю, төнлә колхоз эшендә эшләү, задание буенча азык-төлек, җылы кием-салым, акча җыю- боларның барысын да Мәгүзә апа авыр сугыш елларында башкара. Сугыштан соң, пенсиягә чыкканчы, авыл советында үзенең хезмәтен дәвам итә. Сугыш чорында тылдагы хатын-кызларның, яшьүсмерләрнең күбесенең язмышы бер-берсенә охшаш була. Мондый язмышлы тыл батырлары Җиңү көненә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Сәрия Хисанова.
2000 ел. февраль