Туган көне, ае, елы: 1 3 1938 Туган урыны: Саба районы Байлар Сабасы. Яшәү урыны : Саба районы Олы Нырты авылы. Имамиев Янбәк Әлиәкбәр улы 1939 елның 1нче мартында Саба районы Байлар Сабасы авылында туа.
Әтисе Әлиәкбәр 1941 елны сугышка китә һәм хәбәрсез югалган хәбәре килә.
Янбәк абый 7 еллык мәктәп бетерә.Укып бетергәч басуда чәчү чәчәләр,тубал белән. Урак
өстендә көлтә ташуда катнаша. Армиягә киткәнче ат белән эшли. 18 яшьтә Армия сафларына алына. 3 ел Чиләбе 40 Кыштылда Маякта хезмәт итә. Армиядән кайткач терлекчелектә һәм төзелештә эшли. Шытсу кызы Диләрә белән гаилә корып,өч ул үстерәләр.
-Эшнең җиңелен сайламадым, кайда куштылар шунда эшләдем.- ди Янбәк абый.