Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Тарихи урыннар белән танышу.

Корпункт: 

Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Бу максаттан, туган якны өйрәнү музее тарафыннан Байлар Сабасының куренекле урыннары буенча гимназия укучыларына экскурсия үткәрелде. Чараның максаты балаларга яшьтән патриотик тәрбия бирү, бистәбезнең тарихи истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән танышу. Экскурсия алдан планлаштырылган маршрут буенча алып барылды. 1. Әфганчылар монумент-һәйкәле. 2. Гали Закиров бюсты,Павел Корчагин һәйкәле. 3. Закир Юсупов мемориаль тактасы.

Кайтмады шул безнең әтиләр

Корпункт: 

Без, сугыш чоры балалары, әтисез, ятим үстек. Шуңа, Җиңү көне җиткәндә, йөрәк кысылып куя, күргән авырлыклар бүгенгедәй яңара. Әниләрне дә: “Ничекләр түзде икән?” – дип искә алабыз. Әтием Мөхәммәтхан Ногман улы Ногманов Оетта авыл Советы рәисе булган. Сабага эш белән барган җиреннән сугышка алып Шәмәрдәнгә озатканнар, шул китүдән кайтмады. Әни, тавык тутырып, аш пешереп көтеп тордым кайтканын, дип сөйли иде.Әти хәбәрсез югалды, ятимлек безгә гомер буена җитте. Мин, әни ялгыз булгач, авылдан чыгып китмәдем.

Якташларыбыз сугыш батырлары

Корпункт: 

Саба туган як өйрәнү музеена Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары (укытучылары Хисамова Г.Н.) кунак булдылар. Музей хезмәткәре Сунгатова Р.Р. “Якташларыбыз сугыш батырлары” дип аталган музей дәресе үткәрде. Чараның төп максаты: тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслау.

"Сугыш көйдергән балачак"

Корпункт: 

"Сугыш көйдергән балачак" исеме астында Район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2-3 сыйныф укучылар өчен патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче Гарипова А. М. катнашучыларга сугыш чоры балаларының авыр, ачы язмышлары турында сөйләде.

Батырлык дәресе.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 72-еллыгы уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе 5б сыйныф укучылары өчен (кл.җит.Садыйкова Л.Р) «Ах война, что ж, ты, подлая, сделала…» дигән батырлык дәресе үткәрде. Батырлык дәресләре безнең ата-бабаларыбызның батырларча көрәшкән мирасына кагылып китәргә мөмкинчелек тудыра. Сугышны күрмәгән кешегә, оккупациядә һәм үлем лагерьларында балаларның күргәннәрен, күз алдына да китерә алмый. Китапханәче Димитриева Е.А.

Җиңү көне.

Корпункт: 

Җиңү көне-илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр кеше дулкынланып көтеп ала, әзерләнә. 4 май көнне Шәмәрдән лицееның актлар залында 3В сыйныфы укучылары Җиңү көненә багышланган тирән, бай эчтәлекле концерт белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында экранда сугыш елларындагы тормышны чагылдырган фоторәсемнәр күрсәтелде. Ә яшь артистларыбыз андагы геройлар исеменнән тетрәндергеч шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

“Дәһшәтле сугыш” патриотик сәгать

Корпункт: 

угыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз "

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Саба район балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз " акциясен оештырды. Район балалар китапханәсендә методик бүлек белән берлектә Саба гимназиясенен 3 "А" сыйныф укучылары өчен, презентация ярдәмендә "Каләм белән җиңдем дошманны" дигән исем астында патриотик сәгатъ үткәрелде.

"Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында”

Корпункт: 

Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында” исемле әдәби-музыкаль сәгать уздырылды. Китапханәче Эльмира Мөхәммәтшина Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, якташларыбыз Әбрар Кәримуллин, композиторлар Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннарның сугыштагы батырлыклары, иҗатлары белән таныштырып, язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыды. Ф. Кәримнең шигырьләренә җырлар тыңланды. “Сөембикә” клубына йөрүчеләр Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, үзара фикер алыштылар.

Җиңү көне уңаеннан районыбызда нинди чаралар оештырыла?

Корпункт: 

Илгә Җиңү алып килгән 9 Май якынлаша. Шушы уңайдан чыккан район башлыгы карарында бәян ител­гәнчә, Сабада, авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар оештыру планлаштырыла.