Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Якуп улы Якуповка 90 яшь тулды

Корпункт: 

Җиргә яз килү белән Бөек Җиңү көне якынлашып, илебез азатлыгы өчен яуда, тылда фидакарьләрчә көрәшкән ветераннарыбызга олы хөрмәт хисләре тагын да арта. 90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру ветераннарыбызга булган олы ихтирамның бер чагылышы. Әлеге мәртәбәле бүләккә 18 апрельдә Язлы Арташ авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхрахман Якуп улы Якупов та лаек булды.

Гомер баскычлары буйлап

Корпункт: 

Хәзерге заман гәҗитләрендә сугыш чоры балалары хакында күп языла. Ул язмаларда һәркем үзенең язмышын тасвирлый. Язмышлар да күп төрле. Ни генә дисәң дә, бер мәртәбә дә “әти” дип әйтә алмаган кешеләрнең язмышы җиңел булмады. Бигрәк тә сугыш башланган елда туган балаларга рәхим-шәфкать булмады дисәм дә ялгыш булмас кебек тоела.

Владимир Путин Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Корпункт: 

Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповка 90 яшь тулды. Сабабаш авылында туып үскән егет яшьтән хезмәттә көч ныгытып үсә.14 яшендә ФЗӨ дә слесарьлыкка укый. 1943 елда эшче көчләр җитми башлау сә­бәпле, Казанның 40нчы хәрби заводына эшкә җибәрәләр. «Бер җидедән икенче җидегә ка­дәр эшләдек. Монда күргән авырлыкларны һич онытасым юк», -дип искә ала бүген дә. 1951 елда Шәмәрдән леспромхозына слесарь булып эшкә урнаша. Шунда ук булачак тормыш ип­­тәше белән танышып, гаилә коралар.

Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Корпункт: 

Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күрше Теләче районы Олы Мишә авылында үскән кызны балачагында һәм яшьлегендә язмыш иркәләп тормаган. Әтисе Хәниф абыйны сугыш башлануга яуга алып китәләр. Сентябрь аенда сугышка алына, декабрьдә карында калган малае туа, озак та үтми, авылга аның үлеме турында кайгылы хәбәр дә килеп төшә.

Сабада яшәүче Рауза апа Шәрәфиевага Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар

Корпункт: 

Сабада яшәүче Рауза Гариф кызы Шәрәфиевага 90 яшь тулды. Ветеранны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. “Рауза апа, сезнең гомер бәйрәмегездә Президентыбыз Путинның Рәхмәт хатын тапшыру миңа насыйп булды. Фатирыгыз белән котларга килгән идем. Таһир Габдерахманович кебек районда дәрәҗәле, үрнәк ул үстергәнсез. Кызларыгыз менә дигән. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, матур итеп, озак яшәргә язсын сезгә”,– диде җитәкче. “Сине үземнең улыкаем кебек якын итеп, килсә генә ярар иде дип көттем.

Тимершыкта яшәүче Минһаҗетдин абый Җамалиевны 90 яшьлек юбилее белән Владимир Путин котлады

Корпункт: 

Сугыш чорының бар авырлыгын күреп, хезмәт юлын «Кызыл таң» колхозында башлаган тыл ветераны гомере буе эштән аерылмый. Тормыш иптәше Миңнегөл белән 6 балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә дүрт балалары исән-сау. «Алтын куллы, нәрсә тотса шуны булдырды, тимер, агач эшләренең остасы ул, - ди улы Рафаэль. Минһаҗетдини абый улы Мөнип, килене Резеда тәрбиясендә имин тормышта гомер кичерә. Тыл ветеранын олы юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.

Язлы Арташ авылында яшәүче Рабига Мөхәрләмова 95 яшен каршылады

Корпункт: 

Өлкәннәрне юбилейлары белән тәбрикләп, Илбашы Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә.

Саҗидә апага Путин Котлавын тапшырдылар

Корпункт: 

Кызыл Мишә авылында яшәүче Саҗидә Вәлиевага 11 декабрь көнне 95 яшь тулды.

Аны әтисе нигезе көткән

Корпункт: 

Илебез тарихында урынсызга “торгынлык чоры” дигән яманат алган җитмешенче ел­ларда социалистик ярыш энтузиазмы авыл хуҗалыгында нык таралып, хезмәттә ка­һар­маннар, үз эшлә­ренең осталарын ту­дыр­ды, күпләрне олы хөрмәткә лаек шәхес­ләр итеп үстерде, орденлы-медальле итте.