- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
угыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар.
4 май көнне район китапханәсенең уку залында– Саба гимназиясенең 6 “Б” һәм 6 “В” нчы сыйныф укучыларына китапханәче Мостафина Гөлнара (укытучылары Юнысова Ләйсән Гафуровна һәм Мирасова Алсу Ильдусовна) “Дәһшәтле сугыш” - патриотик сәгать уздырды. Укучыларга, күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү көненең ничек бирелүе хакында, презентация ярдәмендә мәгълүмат бирелде. Укучыларны архив бүлеге мөдире Сиразутдинова Альбина сугыш чорына кагылышлы булган документлар белән таныштырды.
Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны, ветераннарыбызның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш иябез.