- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 72-еллыгы уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе 5б сыйныф укучылары өчен (кл.җит.Садыйкова Л.Р) «Ах война, что ж, ты, подлая, сделала…» дигән батырлык дәресе үткәрде. Батырлык дәресләре безнең ата-бабаларыбызның батырларча көрәшкән мирасына кагылып китәргә мөмкинчелек тудыра. Сугышны күрмәгән кешегә, оккупациядә һәм үлем лагерьларында балаларның күргәннәрен, күз алдына да китерә алмый. Китапханәче Димитриева Е.А. сөйләүләреннән балалар сугыштагы һәм оккупацияләнгән, блокадалы Ленинградтагы кешеләрнең ничек ачка тилмерүләре һәм каһәрле сугыш турында куркыныч фактлар белделәр. Кичәгә Шәмәрдәннән Сафиуллина Роза апа Насыбулла кызы чакырылды. Ул укучыларга үзенең авыр сугыш чорында үткән балачагы турында сөйләп үтте. Батырлык дәресе флэш-моб белән тәмамланды.