- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Саба район балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз " акциясен оештырды.
Район балалар китапханәсендә методик бүлек белән берлектә Саба гимназиясенен 3 "А" сыйныф укучылары өчен, презентация ярдәмендә "Каләм белән җиңдем дошманны" дигән исем астында патриотик сәгатъ үткәрелде.
Китапханәче Гарипова А. М. кереш сүзендә балаларга сугыш еллары турында сөйләде. Акциядә катнашучылар Туган илебез өчен үз гомерләрен биргән солдатларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар М. Җәлил, А. Алиш, Г.Кутуй һәм Ф.Кәрим әсәрләре, сугыш хатлары кычкырып укылды. “Сугыш көйдергән балалчак” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.