- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Бөек Ватан сугышы темасы татар язучылары һәм сәнгать әһелләре иҗатында” исемле әдәби-музыкаль сәгать уздырылды. Китапханәче Эльмира Мөхәммәтшина Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, якташларыбыз Әбрар Кәримуллин, композиторлар Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннарның сугыштагы батырлыклары, иҗатлары белән таныштырып, язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыды. Ф. Кәримнең шигырьләренә җырлар тыңланды. “Сөембикә” клубына йөрүчеләр Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, үзара фикер алыштылар.