Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Бу максаттан, туган якны өйрәнү музее тарафыннан Байлар Сабасының куренекле урыннары буенча гимназия укучыларына экскурсия үткәрелде. Чараның максаты балаларга яшьтән патриотик тәрбия бирү, бистәбезнең тарихи истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән танышу.
Экскурсия алдан планлаштырылган маршрут буенча алып барылды.
1. Әфганчылар монумент-һәйкәле.
2. Гали Закиров бюсты,Павел Корчагин һәйкәле.
3. Закир Юсупов мемориаль тактасы.
4. “Сабалылар Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгән мемориаль комплекс.
5. Тыл ветераннарына багышлап куелган һәйкәле.
6. Мәчет 1841 ел.
Саба “Туган якны өйрәнү музее” директоры Сәетова Венера Равил кызы һәр истәлекле урынга тукталып, аның тарихы белән таныштырды. Укучыларда экскурсия зур кызыксыну уятты, аларда үзләренең туган авыллары белән горурлану хисе чагылды. Мондый экскурсияләр балаларны туган якның һәм үз халкыңның тарихына тарта,туган илгә карата мәхәббәт тәрбияли.