Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Олы Кибәчедә “Шәфкатьлелек акциясе”

Корпункт: 

Олы Кибәче авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек акциясе” кысаларында Олы Кибәче авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәм сугыштан кайткач вафат булганнар, тыл ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлләр янын җыештырдылар, буядылар.

“Бер чирек китап язарлык“

Корпункт: 

Зирәк, җор телле, яшенә күрә егетләрчә төз, җитез хәрәкәтле бабай тормышының кызыклы вакыйгаларын озаклап тыңлап утырасы килә. Үзе дә бу хакта: “Бер чирек китап язарлык минем күргәннәрем”, – ди. Китап та язарлык, үрнәк тә һәм гыйбрәт тә алырлык гомер юлы узган шул бүгенге ветераннар. Нык, бик нык сыналганнар. Ачлыгы, ялангачлыгы, үлем-хәсрәт һәркайда сагалаган үзләрен. Сыналып та, рух ныклыгын югалтмаганы, акыллы киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәсе, үрнәк гамәлләре өчен авылдашлары алдында хөрмәткә лаеклы карт ул бүгенге көндә. Йорты да нәкъ авылның үзәгендә.

Онытылганнарны – буыннар хәтеренә!

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлаша, ә без әле илебезне дошманнан азат итүгә өлеш керткән барлык райондашларыбызны да белеп бетермибез. Ягъни Байлар Сабасы буенча моңа кадәр Ватан сугышында катнашуы турында билгеле булмаган, район халык комиссариаты, Саба авыл Советы исемлекләренә дә кермәгән, онытылуга дучар ителгән һәм халык хәтереннән җуелган каһарманнар бар. Бу язмада шуларның берничәсе белән таныштырам.

Тыл геройлары, күпме сез?

Корпункт: 

“Саба таңнары”ның 16 март санындагы ”Тарихта һәркемгә урын бар ”баш астындагы язма белән танышкач, күңелемдә җылы хисләр уянды. Район ветераннар советы рәисе Расих Сабировның дәһшәтле сугыш елларын кичергән тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү чарасы буларак, хатирәләрен киләчәк буыннарга җиткерү, алар турында язмалар һәм фоторәсемнәре белән Хәтер дәфтәре-альбомнар эшләү турында мәктәпләрнең педагог-оештыручылары белән эшлекле сөйләшүләр үткәрүе нәтиҗәсендә укучыларның эзләнү отрядларының эшчәнлеге җанлану сөенечле, билгеле. Бу изге эш ахырынача җиткерелер дигән өмет тә арта.

Батырлык дәресе “ Онытырга мөмкин түгел...”

Корпункт: 

12 апрель көнне Саба туган як өйрәнү музеена Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары (укытучылары Хайриев И.З.) кунак булдылар. Музей хезмәткәре Сунгатова Р.Р. “ Онытырга мөмкин түгел...” дип аталган батырлык дәресе үткәрде. Укучылар дәрес барышында сугыш елларының тарихи документлары белән таныштылар: кызыл армия кенәнгәләре, орден һәм медальләр таныклыклары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси әйберләре, өчпочмаклы солдат хатлары һ.б. Укучулар бик күп мәгьлүмат алдылар һәм якташлары белән горурланганын белдерделәр.

Лесхоз Бистәсендә концлагерьда булган Фатыйма Минһаҗетдинова яши

Корпункт: 

“Минем күрмәгәннәр калмады инде”,- дип каршылады безне Лесхоз бистәсендә яшәп, 24 гыйнварда 92 яшен тутырган Фатыйма Минһаҗетдинова.

Янәшәдә ветеран яши

Корпункт: 

Агымдагы уку елында район мәгариф учрежденияләрендә “Янәшәдә ветеран яши” патриотик рухтагы акциягә старт бирелгән иде. Әлеге акциянең максатлары булып өлкән буын вәкилләре арасында элемтәне югалтмау, белем бирү учрежденияләрендә тимурчылык хәрәкәтләрен үстерү, сугыш еллары турында материаллар туплау, ялгыз тормыш итүче ветераннарга ярдәм күрсәтү тора. Акция эшләре барышында өлкән буынга ярдәм итү, кулдан эшләнгән төрле бүләкләр тапшыру, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрү кебек чаралар үткәрелеп килә.

Илләр гизгән, Днепр кичкән.

Корпункт: 

Иске Икшермә авылында яшәүче Камил ага Якупов районыбызда исән-сау булган ветераннарыбызның берсе. Март аенда утны-суны кичкән ветеран үзенең 90 яшен каршылады. Унынчы дистәсен ваклаган ветеран юбилее белән котларга килүчеләрне урамга чыгып каршы алды. Дәһшәтле сугыш уты кичкән ярсу йөрәкне тыеп торып буламы соң? Камил аганың һәркемгә карата илтифатлы, хөрмәтле булганының бер чагылышы да иде бу. Камил абый сугышка 1943 елның нояберендә алына. 2 нче Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе составында илне фашистлардан азат итү өчен көрәшә. Көн саен 40-50км. юл үтәләр.

Тормыш якты маяк

Корпункт: 

“Олыгайган көннәребездә без- өлкәннәрне хөрмәтләгәнегез өчен Аллаһ үзе зурласын”,- дип каршылады Түбән Утарда яшәп, 90 яшен тутырган Мөшәрәфә Исхакова. Тыл һәм хезмәт ветераны ихтирам-хөрмәткә бик лаек. Яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнлектән, аның өлешенә дә авырлыклар күп төшә. “Тормышта ачысын да, төчесен дә күп күрдем, бүгенге тормышыма мең шөкер”,ди ул. Кечкенәдән гыйлемгә омтылган Мөшәрәфә апа 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ире Исмәгыль белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улларын югалту хәсерәтен дә кичерергә туры килә.

«90 җиткәнемә шаккатам»

Корпункт: 

Мичәнбаш авылында яшәүче Мәхрүзә Шәмиева 90 яшьлек юбилеенда Президент Путинның котлавын кабул итте. Аны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин һәм Шәмәрдән авыл җирлеге рәисе Айдар Гәрәев тапшырды, туган көн иясен тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.