- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иске Икшермә авылында яшәүче Камил ага Якупов районыбызда исән-сау булган ветераннарыбызның берсе. Март аенда утны-суны кичкән ветеран үзенең 90 яшен каршылады. Унынчы дистәсен ваклаган ветеран юбилее белән котларга килүчеләрне урамга чыгып каршы алды. Дәһшәтле сугыш уты кичкән ярсу йөрәкне тыеп торып буламы соң? Камил аганың һәркемгә карата илтифатлы, хөрмәтле булганының бер чагылышы да иде бу. Камил абый сугышка 1943 елның нояберендә алына. 2 нче Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе составында илне фашистлардан азат итү өчен көрәшә. Көн саен 40-50км. юл үтәләр. Кискен бәрелешләрнең берсендә аның тәнен пуля үтәли тишеп чыгып, 1 ай госпитальдә дәвалана. Сафка басып, яңадан кулына корал ала. Күрсәткән батырлыклары өчен “Ватан сугышы ”ордены белән бүләкләнә. “Сугышта үлем турында уйламыйсың, дошманга каршы үч белән һөҗүмгә ташланасың, үлем безне минут саен сагалады. Белоруссиянең Могилёв шәһәреннән Полша чигенә кадәр 1000 километрга якын җәяү барганбыз. Командирлар төнлә урманга, зиратларга алып кереп бераз ял иттерәләр, аякларның сызлавына түзмичә, бүкәннәргә куеп тора идек”,- дип искә ала ветеран. Камил ага Якупов 1944 елда Польшаның Данциг, Лонжа шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Элемтәче һөнәрен үзләштереп, Данциг шәһәре өчен барган аяусыз бәрелештә өзелгән линияләрне ялгауда зур батырлык үрнәге күрсәтә.Фидакарьлеге өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның март ахырында Одер, Днепр елгаларын кичеп, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. “Елга өсләре кеше каныннан кызыл төскә кергән иде, мондагы мәхшәр бүген дә онытылмый ”,- дип искә ала Камил ага. 1945 елда 19нчы Казыл байраклы Суворов һәм Кутузов орденлы бригада составында Эльба елгасы ярында Америка солдатлары белән очрашып, фашистик Германияне җиңү шатлыгы белән уртаклашалар. Шулай итеп, Камил Якупов Җиңү көнен Рокоссовский командалыгындагы
II нче Белоруссия фронтында каршылый. Сугыш тәмамлагач та, Камил абый хәрбиләр сафында кала. Башта Германиядә хезмәт итә, аннан Белоруссия-Польша чикләрен саклый. Туган ягына 1950елның октяберендә генә әйләнеп кайта. 1957 елда гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше белән бер-берсенә терәк-таяныч булып яши башлаганнарына да 60 ел тула. Гомер юлын олы ихтирам, аңлау-санлау белән үткәннәре, эш-гамәлләре белән һәрвакыт башкаларга үрнәк булып яшәгәннәренә төшенү авыр түгел. Тыл ветераны Бөек Җиңүнең 71еллыгын каршыларга әзерләнә. Әле күп еллар бәйрәм тантаналарын күрү насыйп булсын аңа!