- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
“Олыгайган көннәребездә без- өлкәннәрне хөрмәтләгәнегез өчен Аллаһ үзе зурласын”,- дип каршылады Түбән Утарда яшәп, 90 яшен тутырган Мөшәрәфә Исхакова. Тыл һәм хезмәт ветераны ихтирам-хөрмәткә бик лаек. Яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнлектән, аның өлешенә дә авырлыклар күп төшә. “Тормышта ачысын да, төчесен дә күп күрдем, бүгенге тормышыма мең шөкер”,ди ул. Кечкенәдән гыйлемгә омтылган Мөшәрәфә апа 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ире Исмәгыль белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улларын югалту хәсерәтен дә кичерергә туры килә. “Без кечкенә чакта әнине өйдә бик сирәк күрә идек, мәктәп эшеннән соң ул я агитатор, я башка торле җәмәгатъ эшләрендә иде. Әти дә, әни дә бик тырыш иделәр, безгә һәръяклап үрнәк булдылар”,-ди кызы Мөслимә. Мөшәрәфә әбигә әле күзләр генә тимәсен, күзлексез төрле кул эшләре белән шөгыльләнеп, җан җылысын кушып бәйләнгән әйберләре белән балаларын, якыннарын сөендерә. Мөшәрәфә әбинең 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Ул һәрберсенең исәнлеге-саулыгы өчен дога кыла, акыллы киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә кызы Гөлфирә гаиләсе тәрбиясендә кадер- хөрмәттә гомер кичерә. Аны олы юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаь яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.