- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мичәнбаш авылында яшәүче Мәхрүзә Шәмиева 90 яшьлек юбилеенда Президент Путинның котлавын кабул итте. Аны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин һәм Шәмәрдән авыл җирлеге рәисе Айдар Гәрәев тапшырды, туган көн иясен тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәхрүзә апа Мичәнбаш авылында туып үскән. Чордашлары кебек үк, окоп казыган, урман кискән, торф чыгаруда катнашкан, тимерюлда эшләгән. Аннан соң туган авылында сыерлар сава, кладовщик хезмәтен башкара. Әбекәйнең зиһененә күз тимәсен: ничәнче елда кайларда хезмәт куйган һәркайсын төгәл хәтерли. Саулыгы нык, күңеле көр, бертуган сеңлесе белән тату гомер кичерәләр.
Йөгерә - йөгерә эшләп, 90га җиткәнмен шаккатам үзем дә Аллаһ Тәгалә саулыгымны биргән, шөкер, шушы яшемә кадәр болай яшәгәч бик әйбәт инде. Тормышка чыкмадым, әммә күңелсезләнеп утырмадым, гел эштә тордым. Пенсиягә чыгуга намазга бастым. Картлыгында да җитез, җор телле, якты күңелле бу әбекәйгә килер көннәрендә дә саулык телибез.