- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Агымдагы уку елында район мәгариф учрежденияләрендә “Янәшәдә ветеран яши” патриотик рухтагы акциягә старт бирелгән иде.
Әлеге акциянең максатлары булып өлкән буын вәкилләре арасында элемтәне югалтмау, белем бирү учрежденияләрендә тимурчылык хәрәкәтләрен үстерү, сугыш еллары турында материаллар туплау, ялгыз тормыш итүче ветераннарга ярдәм күрсәтү тора.
Акция эшләре барышында өлкән буынга ярдәм итү, кулдан эшләнгән төрле бүләкләр тапшыру, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрү кебек чаралар үткәрелеп килә.
Шулай ук агымдагы елның гыйнвар аенда старт бирелгән “Баш иябез Бөек елларга” акциясе кысаларында да актив эш алып барыла, укучылар педагоглар белән берлектә, Бөек Ватан сугышының Тыл ветераннары турында мәгълүматләр туплыйлар, алар белән әңгәмә үткәреп, хәтирәләрен китап битләренә төшерәләр.