Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

«Батырлар даны мәңгелек” исемле батырлык дәресе

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71еллыгы уңаеннан, Иштуган авыл китапханәчесе, мәктәптә 3-4 сыйныф укучылары белән, «Батырлар даны мәңгелек” исемле батырлык дәресе үткәрде. Сугыш башланганда ирләр һәм хатын –кызлар белән беррәттән, илне фашистлардан азат итү өчен көрәшкә балалар да күтәрелә. Алар хәтта олы кешеләр башкара алмаган эшләрне дә башкара торган булалар. Укучылар герой пионерлар турында презентация карадылар,сугыш темасына китаплар белән таныштылар. Шулай ук, китапханәче балаларга бүгенге көннәрдә дә дәвам итүче мәгьнәсез сугышлар турында сөйләде.

“Написано войной - увековечено литературой” китап күргәзмәсе

Корпункт: 

Саба район балалар китапханәсендә “Написано войной - увековечено литературой” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле яшьтәге китап укучы балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар урын алды. Кургәзмәнең төрле чорларда иҗат иткән язучыларның әдәби әсәрләре һәм шигырьләре аша, балалар үзләренең яшьтәш геройларының тормышлары белән таныша алалар. Әлеге күргәзмәнең бер бүлегендә документаль һәм фактографик материаллар бирелде. Китапханәгә килгән балалар күргәзмәдән үзләренә ошаган китапларны сайлап ала алдылар.

Викторина “Бөек Җинү”

Корпункт: 

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее, Лесхоз утра мәктәбенең 2 нче һәм 4нче сыйныф укучылары белән берлектә “Бөек Җиңү” гә багышланган викторина уздырылды. Балалар белән, презентация ярдәмендә, бөек ватан сугышына кагылышлы иң мөһим һәм кирәкле вакыйгалар белән танышып уздылар. Аннары балалар, ике командага бүленеп, викторина сорауларына җавап яздылар. Ике команда да барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр. Укучыларның, без сөйләгәннәрне игътибар белән тынлап, истә калдыруыннан, музей хезмәткәрләре бик канәгать калдык. Һәм ике команданы да дипломнар белән бүләкләп, истәлеккә фотога төштеләр.

“Георгий лента”сы акциясе

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71-еллыгы уңаеннан Саба шәһәр җирлеге “Георгий лента”сы акциясе оештырды. Саба районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Байлар Сабасының сугышта катнашучылар һәм ветераннарның исемлеген төзеделәр. Саба районы туган якны өйрәнү музее, Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннарның каберләрлекләрен барлап, 200 якын батырның чардуганына җиңү билгесе “Георгий лента” лары бәйләнелде.

Батырлык дәресе

Корпункт: 

Сугыш беткәнгә дә инде 71 ел үзды. Без сугыш кырларында ятып калганнарны да, сугыштан соң тыныч тормыш төзүчеләрне дә хәтерлибез. Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе 7б сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Сайфутдинова Э.Г.) “Ради жизни на земле” дигән батырлык дәресе үткәрде. Китапханәчеләр балаларга Җиңүнең авырлыклар белән яулануын, Ватанны яклауга бөтен халык – ирләр дә, хатын-кызлар да, картлар да, балалар да күтәрелүен сөйләделәр.

“ Утлы еллар кайтавазы” очрашу кичәсе

Корпункт: 

Җиңү көне! Илебезгә 71 нче тапкыр җиңү язы якынлаша. 6 майда район китапханәсенең уку залында китапханәбезнең даими китап укучыларыбыз белән “ Утлы еллар кайтавазы” очрашу кичәсе узды. Кичәне китапханәчеләр Гөлнара Мостафина, Альбина Шамилова махсус язылган сценарий буенча алып бардылар. Тарихи-документаль китаплардан оештырылган китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде. Очрашуга килүчеләр: үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Балачагы сугыш чорына туры килгән, ятим үскән Гатауллина Ракибә апа үзенең бик авырлыкта узган балачак хатирәләре белән уртаклашты.

“Әти, булды, елама“

Корпункт: 

Көек авылында яшәүче сугыш ветераны Шаһи бабай Гайфиев михнәтне кечкенәдән күргән кеше.

“Авырлыгын да, сабырлыгын да бирде”

Корпункт: 

Хәкимә әби язмышында сугыш чоры хатын-кызларының бар тормышы, кичереше чагыла. Бер гасырга якын гомер кичергән акъәбинең язмышына үпкә сакламыйча, зарланмыйча, сыкранмыйча тормышны һаман да сөеп яшәве күпләргә үрнәк булырлык.

Күпне күргән, күпне кичергән...

Корпункт: 

Курсабаш авылында туган Салих Миннегали улы Минаевка 27 апрельдә 90 яшь тулды.

“Сугыш чорындагы балалар язмышы”

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, 28 апрель көнне Саба туган як өйрәнү музеенда Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары (укытучылары Хайриев И.З.) белән берлектә “Сугыш чорындагы балалар язмышы” дип исемләнгән чара үтте. Алар өлкән сугышчылар белән бер сафта авырлыкларга бирешмичә үз җилкәләрендә җиңү көнен якынайтырга ярдәм иткәннәре турында сөйләнде. Шулай ук, яңа кызыклы мәгълүматлар, экспонатлар, фотографияләр белән таныштылар.