- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлаша, ә без әле илебезне дошманнан азат итүгә өлеш керткән барлык райондашларыбызны да белеп бетермибез. Ягъни Байлар Сабасы буенча моңа кадәр Ватан сугышында катнашуы турында билгеле булмаган, район халык комиссариаты, Саба авыл Советы исемлекләренә дә кермәгән, онытылуга дучар ителгән һәм халык хәтереннән җуелган каһарманнар бар. Бу язмада шуларның берничәсе белән таныштырам.
Кәрим Нигъмәтулла улы Яхин (1915-1945). Байлар Сабасы авылында туган. Әтисе Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы (1887 елда туган) Сабада хуҗалык товарлары кибете тоткан. Саба райбашкарма комитетының 1931 елның 24 август карары белән кулак дип гаепләнә һәм гаиләсе белән Молотов (Пермь каласының элекке атамасы) өлкәсенә сөргенгә җибәрелә,1992 елда аклана.
Кәрим Яхин 1937 елда Молотов өлкәсенең Краснокамск шәһәр комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Сугышларда катнашып, 110 нчы гвардияче укчы дивизиянең 24нче укчы полкында батальон командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Гвардия капитаны Яхин 1945 елның 13 гыйнварында Чехословакиядә Гамор авылы тирәсендә батырларча һәлак була. Хәзерге көннәрдә Сабада Кәримнең әтисе белән бертуган Сәгыйтьнең балалары Фәрит һәм Рәис гаиләләре, аларның оныклары яши.
Исмәгыйль Фатыйх улы Фатыйхов (1896-1942). Байлар Сабасы авылында туган. 1930 елларга кадәр, аерым хуҗалыклар заманында Саба белән Казан арасында үз аты белән йөк ташыган, күмәк хуҗалыкка берләшкәннән соң, төрле эш башкарган. Данлыклы көрәшче, Саба сабан туйларында батыр калган. 1941 елның җәендә сугышка алына. Ләкин ни сәбәпледер аның исеме Саба хәрби комиссариатыннан фронтка озатылучылар исемлекләренә язылмаган. Хәрби әзерлек чорын Суслонгер лагеренда узганнан соң, фронтка озатыла. Нык суык тидереп авырый башлый. 1942 елның сентябрендә аны Казан госпиталенә кайтаралар. Дәвалауларның шифасы тимичә, соңгы чиккә җиткәч, аны ноябрь азагында Сабага кайтаралар. Берничә көннән вафат була, Сабаның иске зиратына җирләнгән. Улы Хөсәенгә дә Ватан сугышыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган (1944 елның 25 мартында һәлак булган, Смоленск өлкәсе Духовщина районында җирләнгән).
1923 елда Сабада туган Габделхак Фәттахов турында да берничә эпизод китерәм. Ни дисәң дә, Кызыл Армиягә 1942 елның маенда чакырылган райондашыбыз, мөгаен, санаулы дыр. Батырлыгы өчен 1 дәрәҗә Ватан сугышы, "Кызыл Байрак", "Кызыл Йолдыз" орденнары, "За отвагу" медале белән бүләкләнгән. " Г. Фәттахов полкның Белгород-Харьков, Киев Юнәлешендә 1943 елның 1 августыннан 25 октябренә кадәр ИЛ-2 очкычында 11 сугышчан очыш ясады. ФВ-190 (истребителҗ-моноплан) атакасын уңышлы кире кайтарды. Һаваны яхшы күзәтә, очуны вакытында кисәтә. Грушево районында безнең очкычлар 4 ФВ-190 һөҗүменә дучар була. Кече лейтенант Сидоров белән бергә эш итеп аларның атакасын кире кайтара, бер ФВ-190төтенләп җиргә мәтәлә. 1942 елда Сталинград өчен сугышларда яралана. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүгә лаеклы. Полк командиры майор Бочко. " Воронең фронтында ИЛ-2 очкычында 130 уңышлы сугышчан очыш ясый. Бер ФВ-190 очкычын, төркемләп сугышканда ике МВ-190 очкычын бәреп төшерә. кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаеклы", - диелә Г. Фәттаховка бирелгән Мактау кәгазьләрендә.
Г.Фәттахов 1965 елның 2 ноябрендә сугыш җәрәхәтләреннән вафат булган. Җәсәде Сабаның иске зиратында җирләгәнгән. Хатыны Наҗия (Чистай районыннан), уллары Нәкыйп, кызлары Зөлфия Пермь шәһәрендә яшиләр.
Хәйдәр Хисанов