Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Буыннар хәтере саекса

Корпункт: 

Узган гасырның 60нче елларында Байлар Сабасының үзәк урамнарында мин еш кына зур булмаган, түгәрәк гәүдәле ике абыйга игътибар итә идем.

Җан яралары

Корпункт: 

Без – сугыш фаҗигасен авылга кулсыз-аяксыз кайткан фронтовикларны күреп аңлаган буын. Унтугыз яшьлек Шәйхелислам абыйны ике күзсез һәм ике кулсыз хәлдә кайтаргач, Эзмәнең бар халкы өнсез калган иде. Әнисе Мәргүбә җиңеләйде, саташып сөйләшә торганга әйләнде. Җиңү килгәч, исән калганнар кайта башлады. Безнекеләр дә кайтыр, дигән өмет яңарды. Балалар урамда уйнасалар да, күзләре юлда булды.

Газизләребез рухына бер дога

Корпункт: 

Бөек Җиңү бәйрәме, аннары Кайгы һәм Хәтер көннәре алдыннан матбугатта сагышлы да, гыйбрәтле дә язмалар еш басыла. Мин аларны тетрәнеп укыйм. Шул минутларда үзебезнең нәселгә – әби, бабайларга, әти-әниләргә кагылышлы җан өзгеч хәлләр яңара күңелемдә. Менә ничә еллар инде шуларны ак кәгазь битләренә төшерәсем килә иде.

90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә Президент Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә

Корпункт: 

Август аенда Шәмәрдәндә яшәүче Вера Иванова, Ике басу Арташ авылында гомер кичерүче Халидә Гаянова, Тимершыкта яшәүче Рәшидә Биктимерова, Өтернәстә гомер итүче Мәрьямбикә Гайнетдинова 90 яшьләре уңаеннан әлеге мәртәбәле бүләккә ия булдылар. Илгә килгән афәт – сугыш чорында көчкә дә туенмаган сылу кызлар басуда урак урып, вагон бушатып, урман кисеп һәм башка ирләр көче соралган авыр эшләрдә көч куеп, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Тыныч тормышта да төрле хезмәтләр башкарып, илгә лаеклы кыз-уллар үстерәләр.

“Зур сугышкың кечкенә батырлары”

Корпункт: 

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Шушы уңайдан Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Радуга” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен “Зур сугышкың кечкенә батырлары” - батырлык сәгате үткәрелде. Китапханә мөдире Гатиятова Н. балаларга сугыш китергән бәхетсезлекләр турында сөйләде, “Герой – пионерлар” открыткалар комплектына күзәтү үткәрде, Шәмәрдәннең сугыш чоры балаларыннан язып алынган истәлекләрдән өзекләр укыды. Балалар да сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән әби-бабайлары турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Фәүзия Сабировага 95 яшь

Корпункт: 

Явлаштауда яшәүче Фәүзия әби Сабирова үзен 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне урамга ук чыгып каршы алды. «Умарта кортларым аера, шулар белән мәш килеп алдым әле, сез килгәнче чак җыеп бетердем», – диде ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевтан Россия Президенты В.Путинның Котлавын кабул итеп алганда. Күзләр генә тимәсен, үзе дә тырыш бал кортлары кебек үк, тик торуны белми, һаман хәрәкәттә ул. Озын гомерле булуының серен дә гомере буе умарта тотудан, балдан аерылмавыннан күрә.

Җиңүдә аның да өлеше бар!

Корпункт: 

Районыбызда өлкән яшьтәгеләргә Россия Президенты Путинның Котлавын тапшыру кебек күркәм чара дәвам итә.

Буыннан-буынга күчә даннары

Корпункт: 

Өченчекөн илебез 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Сабалылар да, олысы-кечесе, яше-карты, 9 Май иртәсендә ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга үзәк мәйданга чыктылар.

Президент белән очраштылар

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелгән тантаналы чарада районыбыздан 8 сугыш һәм тыл ветераны – Биктимер Ибраһимов (Шәмәрдән), Газимә Йомаголова (Тимершык), Гөлбикә Фәрхуллина, Флера Бикбаева, Камил Якупов (өчесе дә Иске Икшермәдән), Габделхәй Арсланов (Лесхоз), Әнвәр Гафиятуллин, Флера Сөнгатова (Саба) катнашты.

Җиңү язы килде әйләнеп

Корпункт: 

лебез Җиңүнең 71 еллыгын каршылады. Шул уңайдан бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, аларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлау, бүгенге тыныч күгебез өчен ихтирам хисләребезне ирештерү максатыннан күп төрле чаралар узды.