Корпункт:
Сугыш беткәнгә дә инде 71 ел үзды. Без сугыш кырларында ятып калганнарны да, сугыштан соң тыныч тормыш төзүчеләрне дә хәтерлибез. Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе 7б сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Сайфутдинова Э.Г.) “Ради жизни на земле” дигән батырлык дәресе үткәрде. Китапханәчеләр балаларга Җиңүнең авырлыклар белән яулануын, Ватанны яклауга бөтен халык – ирләр дә, хатын-кызлар да, картлар да, балалар да күтәрелүен сөйләделәр. Укучылар Шәмәрдәннең сугыш чоры тарихы белән таныштылар, Саба районының Советлар Союзы Геройлары, Шәмәрдәннең сугышта катнашучылар турында информация алдылар. Дәрес барышында «С Победой в сердце»дигән презентация күрсәтелде. Батырлык дәресе бер минут тынлык белән тәмамланды.